Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ямаш авылында палаткалы лагерь оештырылды

Балык Бистәсе районында укучы балалар өчен Ямаш авылында палаткалы лагерь оештырылды.

 Хәзерге вакытта биредә 45 малай һәм кыз ял итә. Лагерьда вакыт сизелми дә  һәм файдалы уза.  Вожатыйлар Айзилә Дормидонтова, Лилия Закирова, Алия Шакирова, Илназ Шакиров төрле актив уеннар, конкурслар, флешмоблар үткәрәләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЮХИДИ, балигъ булмаганнар белән эшләү подразделение хезмәткәрләре килә, әңгәмәләр һәм мастер-класслар үткәрә. Балаларны «Дельфин»  спорт-сәламәтләндерү комплексындагы бассейнга йөртәләр.
Узган атнада бирегә Казан шәһәреннән юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре килде. Алар асфальтта рәсем ясау, уеннар, табышмаклар, пиктограммалар һәм башка төрле конкурслар оештырдылар.
- Безнең укыту лабораториясе 2021 елдан эшли башлады.  Куркынычсызлык лабораториясе - юлда куркынычсыз тәртип нигезләре буенча дәресләр үткәрү өчен мобиль белем бирү комплексы ул. Светофорлар, велосипедлар, самокатлар, саклау комплексы, конуслар, демонстрацион стендлар һәм башка күп материаллар; уеннар, тетрислар, пиктограммалар, табышмаклар практикада алынган белемнәрне ныгытырга мөмкинлек бирә. Лабораториянең күчмә форматы балаларны теләсә кайсы ачык мәйданчыкта – паркларда, скверларда, ял һәм бәйрәм көннәрендә - ишегалды территорияләрендә, шулай ук мәктәп һәм шәһәр читендәге лагерьларда укытуны оештырырга мөмкинлек бирә, - ди Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары буенча юл куркынычсызлыгы  дәүләт бюджет бүлеге башлыгы Лилия Хәйруллина.
Мин балалар белән дә сөйләштем. 
"Мин монда инде өченче ел, миңа монда бик ошый. Көн саен биредә яңа чаралар уза, - Диана үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.  
Юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләрен  балаларга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк.  Бу - өлкәннәрнең бурычы. 

Алинә Вакказова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса