hава торышы һәм Ай календаре: 20, 21, 22 майда бакчада нинди эшләр башкарырга ярый
20 май. Кимеп баручы ай. Ай Балык йолдызлыгында.
Балык - Зодиакның уңдырышлы билгесе (Яфрак көннәре).
Яшелчә бакчасы. Кәбестә, кыяр, ташкабак, патиссон, баклажан, кишер, ачы торма, чөгендер, кабак, салат үсентеләрен утыртырга һәм чәчәргә киңәш ителә. Бәрәңге утырту. Чөгендерне күчереп утырту. Борчак, фасоль, петрушка чәчү. Су сибү, органик ашлама кертү.
Чәчәк түтәле. Чәчәк үсентеләре утырту.
Җиләк-җимеш бакчасы. Агач-куакларның ботакларын кисү, каен җиләгенең мыекчаларын, җиләк-җимеш куакларының үрентеләрен тамырландыру.
Кузгалак, шпинат, укроп, кычыткан консервлау, туңдыру.
21 май. Кимеп баручы ай. Ай Кучкар йолдызлыгында.
Кучкар. Зодиакның уңдырышсыз билгесе (Җимеш көннәре).
Яшелчә бакчасы. Салат, тиз өлгерә торган шпинат, пекин кәбестәсе, редис чәчү. Артык яшь сабакларны кисү, кыярның сабакларын формалаштыру, үсентеләрне сирәкләү, коры җирне йомшарту, чүп үләннәрен утау, корткычлар һәм авыруларга каршы көрәшү.
Үсемлекләрнең очын өзәргә, күчереп утыртырга, орлыкларны шыттырырга, су сибәргә киңәш ителми.
Җиләк-җимеш бакчасы. Яшь ботакларны кисү, су бөркү, газондагы үләнне чабу, агачларга ашлама кертү.
Дару үләннәре (тамырларын) җыю.
22 май. Кимеп баручы ай. Ай Кучкар йолдызлыгында.

http://intertat.ru/tt/component/k2/item/65999-int
фото интернет чыганаклардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев