Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр балага әти кирәк

Гаиләдә әти роле бәяләп бетергесез бик зур. Һәр балага әти кирәк, ул аның өчен үрнәк һәм дәрәҗә. Әтисе янәшәсендә ул үзен ышанычлы һәм тыныч хис итә.

Бу аның эмоциональ һәм интелектуаль үсеше өчен дә аеруча зур роль уйный. Бу хакта һәрвакыт район әтиләр Советы утырышында да җитди сөйләшүләр алып барыла.

 Чираттагы шундый киңәшмә әтиләр бәйрәме алдыннан балалар иҗат үзәгендә үтте. Ул  «Көзге гаилә» Бөтенрәссәй проектын чынга ашыру кысаларында, «Әти барысын да булдыра» исеме астында оештырылды.

Шунысын да әйтергә кирәк, һәр елда очрашу форматы үзгәреп тора. «Түгәрәк өстәл» артында үткән бу очрашу иркенләп чәй табыны артында аралашып сөйләшү белән башланып китте. Анда баласын яраткан әтинең кайгыртучанлыгы һәм ярдәме хакында фикерләштеләр.

Мәгариф оешмаларында әтиләр Советы 2020 елда төзелде. Ә 2022 елда районыбызда республикабызның 17 районы катнашында олы семинар үтте. Анда алар киң эшчәнлек алып бара торган әлеге Советның эш планын төзеп расладылар.

Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков –районның әтиләр Советы рәисе урынбасары, әтиләр белән сүз башлап районыбыз укучыларының укудагы уңышлары белән таныштырды. Ул бу эшчәнлектә нәтиҗәле хезмәтләре өчен Шомбыт мәктәбе һәм балалар бакчасы, Югары Тегермәнлек мәктәбе әтиләр Советына яхшы эшләүләре өчен олы рәхмәтен белдереп, әтиләр оешмасының нәтиҗәле эшчәнлекләрен мактап телгә алды, бер үк вакытта аларның аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәмнәре хакында да билгеләп үтте.

Таңсылу Минһаҗева

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса