Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гыйлем нуры таратучылар

Кеше туган иленең, туган төбәгенең үткәнен, үз халкының тарихын белергә тиеш.

Шушы максаттан чыгып, үзебезнең Балык Бистәсе районында туып-үскән һәм бүгенге көндә туган җире өчен янып-көеп яшәгән, халык хөрмәтен яулаган, гореф-гадәтләрен үтәп яшәгән, әдәп-әхлакны алга сөргән райондашларыбыз, якташларыбызның уңай үрнәкләре белән таныштырып баруны дәвам иттерәбез. Алар башкарган эшләр халык, үсеп килүче буын өчен уңай һәм көчле тәрбия чарасы булсын.

        

Гыйлемнән зур хәзинә юк; дөньяны яуларга омтылма, гыйлемне яуларга омтыл; җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем – дип әйтелә татар халык мәкалләрендә. Ә гыйлемне халыкка ирештерүче кешеләр, димәк, аеруча да зур дәрәҗәгә ия. Шундыйларның берсе дип районыбызның Яңа Арыш авылында гомер итүче апалы-сеңелле Гөлсинә һәм Гөлфирә ханымнарны әйтә алабыз.

Алар үзләре яшәгән җирлектә әдәп-әхлак, дин гыйлемен җиткерүче дәрәҗәле, гыйлемле нәсел буын дәвамчылары. Гөлсинә һәм Гөлфирә ханымнарның бабалары Хәйретдин бабай һәм Кәрим бабай Яңа Арыш якларында дан тоткан муллалар булганнар. Әтиләре Ибраһим да гомер буе дин кушканча яшәгән. Гөлсинә һәм Гөлфирә ханымнар  да дини гыйлемле. Бабаларының, әти-әниләренең үгет-нәсихәтләре, ике як туганнарының гыйлемле булуы кечкенәдән аларга зур тәэсир ясаган. Алар үрнәгендә яшь чактан ук гыйлемгә тартылып, белем алырга омтылганнар һәм бу сыйфат әлеге нәселнең яшь буын вәкилләренә дә күчкән. Шунысы мөһим, хөрмәткә лаек һәм сөенечле, Гөлсинә һәм Гөлфирә ханымнар үз балалары, туганнарына гына түгел, алган белемнәрен авыл халкына да ирештерә. Күп шәкертләре авыл мәчетендә башлангыч белем алганнан соң, Казандагы дини уку йортларын тәмамладылар, бүгенге көндә үзләре дә мөгалимәләр.

Үз авыллары җирлегендә эш алып бару белән генә чикләнмичә, Гөлсинә һәм Гөлфирә ханымнар район, республикада оештырылган чараларның да актив катнашучылары булып торалар, чыгышлар ясыйлар. Дини белемне арттыру юнәлешендә үткәрелгән төрле укулардан да читтә калмыйлар.

Гыйлем алу һәм тарату сыйфатын үзләрендә булдырган һәм халыкка җиткергән бер гаилә, бер нәсел Балык Бистәсе җирлегендә никадәр зур эш башкара. Аларга киләчәктә дә ныклы саулык белән бу изгелекле эшләрендә уңышлы эшләүләрен теләп калабыз.

 

Иделия Мәхмүтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса