Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәл Галиева: «Имтиханнар - үсү юлында тагын бер тормыш этабы»

Чыгарылыш имтиханнары кеше тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Ата-аналар да балалары белән бергә борчыла. Бу чорда югары сыйныф укучылары әти-әниләре ярдәменә һәм игътибарына мохтаҗ.

Балаларыбызга тормышларындагы бу этапны җиңелрәк кичерергә ярдәм итү турында сөйләшү өчен, без редакциягә психолог Гүзәл Илдар кызы Галиеваны чакырдык.
- Әйтергә кирәк, балаларыбыз туплаган тәҗрибә - ул уртак. Шуңа күрә имтиханнар чорында ата-аналарның бурычы - куркуга бирелмәскә һәм тыныч калып, балага ярдәм итәргә тырышу.
Имтиханнарны - тормышның бер чоры буларак һәр укучы үтәргә тиеш. Ата-аналарның балаларга бердәм дәүләт имтиханнарының вакыт узу белән үз нәтиҗәләрен бирәчәген аңлату мөһим.
Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында мәктәптән соң кая барырга  дигән сорау туа.
Кемдер табиб, укытучы, юрист, ә кемдер рәссам, музыкант, язучы булырга хыяллана. Бу вакытта ата-ана өчен баланы аңлау, аның белән сөйләшү, үз һөнәрегез белән җәмгыятькә нинди өлеш кертүегез турында таныштыру мөһим.  Шулай ук аларга «Син сайлаган һөнәрең белән дөньяга нинди файда китерәчәксең?» дигән сорау да биреп була. Баланың барлык идеяләрен һәм башлангычларын хупларга кирәк. Бу аның алга таба ышанычын арттырырга булыша.
Имтихан тапшырыр алдыннан укучылар теләгән университетка керү өчен мәҗбүри булган ике профильле фәнне сайлыйлар. Киләчәк һөнәренә эчкерсез кызыксыну балага ни өчен укыганын һәм имтиханнарны тапшырганын аңларга ярдәм итәчәк. Шул чакта белем алу иң зур хыялга этәргеч булачак.
Тагын бер мөһим тема - имтиханнарга әзерләнү. Монда дәресләр һәм ял итеп алуны билгеле бер дәрәҗәдә чиратлаштыру  мөһим.
Укучыны һәр көнне репетиторлар белән шөгыльләнү, өстәмә дәресләргә җибәрү уңай нәтиҗәгә китермәячәк. Ул тиз арырга мөмкин. Графикны фәннәр көн саен кабатланмаслык итеп төзеп куярга кирәк. Йокларга һәм ял итәргә вакыт бүленергә тиеш. Ял итү файдалы булсын: бу ачык һавада йөрү, кафега гаилә походлары, яраткан китаплар уку. Ял көннәрендә балага йокларга һәм алга таба уку өчен көчен тулыландырырга рөхсәт итү мөһим.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Таңсылу Минһаҗева әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса