Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район халкы гошер җыюда активлык күрсәтә

Районыбызда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте башлангычы белән гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе башланды. 21 сентябрь – республикада Гошер көне дип игьлан ителде.

Быел көннәрнең кояшлы, аяз торуы бакча-кырлардагы уңышны җыеп алуга һәм урнаштыруга мөмкинлеген бирде. Уңыш та зарланырлык түгел: бәрәңге, кабак, кәбестә һәм башка яшелчәләр уңды, бал кортлары да кәрәзләрен мулдан тутырды. Шуңа да авыл халкы бик теләп гошер сәдакасына үз өлешен кертә.
– Гошер сәдакасы ул безнең малыбызга бәрәкәт бирә. Чөнки сәдаканы ихлас күңелдән бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аны икеләтә арттырып кайтара. Мохтаҗларга, ятимнәргә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә өлеш чыгару бик саваплы гамәл. Болар барысы да Аллаһының ризалыгы өчен эшләнә.
Бүгенге көндә районыбызның Яңа Арыш, Таулар, Зур Мәшләк, Күгәрчен, Югары һәм Түбән Тегермәнлек, Мәмли Казаклар Чаллысы, Чыршылы Елга, Яңавыл, Яңа Сала, Юлсубино, Олы Елга, Масловка, Чаллыбаш, Урахча авыллары халкыннан гошер сәдакасы җыелды инде. 
Җыелган азык-төлекләр мохтаҗларга ярдәм сыйфатында таратыла. Хәзерге вакытта без аның бер өлешен махсус операциядә катнашучы егетләргә җибәрдек. Шулай ук республикабызның “Мөхәммәдия”, “Ярдәм” мәчетләренә, 1000 еллык исемендәге мәдрәсәгә, Татарстан Диния Нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фондына, Балык Бистәсенең Корноухово өлкәннәр йортына һәм райондагы мохтаҗ гаиләләргә илттек, –  диде район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов.
Гошер сәдакасы җыю дәвам итә. Кылган изгелекләр бушка китмәс, ул дөньяви һәм ахирәти бәхет-сәгадәткә юл ярыр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса