Гореф-гадәтләрне онытмый халкым
«Изгеләр ашы» - элеккедән килгән күркәм йолаларның берсе
...Июнь аеның соңгы көне. Балык Бистәсе Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова белән Иске Арыш авылына “Изгеләр ашы”на кайтып барышыбыз. Кояшлы зәңгәр күк йөзендә бер болыт күренмәсә дә әллә каян искән җил машина тәрәзәсеннән кырдагы иген, печән исен алып керә. Кыр юлыннан юырткан “тимер ат”ның хуҗасы Рамил абый да ашыктырмый: тирә-юньгә хозурланып балачак хатирәләрен искә алабыз, бүгенге тормыш муллыгына сөенәбез.
Авылга керә-керешкә тау битенә тезелгән машиналарны күреп “Изгеләр ашы”ның шунда булуын чамаладык. Кинәттән шалтыраган телефон тавышы исә юлыбызны бүлде: “Туры безгә килегез. Бергәләп барырбыз, – диде ягымлы тавышы белән Зәмзәмия ханым Зәйнуллина. Чакыруны кире кагарга читенсенеп мәчет янәшәсендәге зур итеп ак кирпечтән салынган йортка кердек.
Мул табын, кунакчыллык –татар халкының иркен күңелен дәлилли. Күршесе керсә дә чәй эчертмичә чыгармый ул. Ачык йөзе, сый-хөрмәте белән кунак итә белгән хуҗаларга рәхмәтле булып авыл читендәге болынлыкка күтәрелгәндә өйлә намазы якынлаша иде.
(тулысынча газетадан укый аласыз)
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев