Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлсинә Гыйззәтова: «Улым Ринат янымда булгач бер дә ялгызлыгымны сизмим»

Салкын дөньяны җылы җаннар гына җылыта... Шулай дидем дә уйланып калдым.

Инвалидлар ункөнлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен хөкүмәтебез кайгыртуын, тирә-юньдәгеләрнең аларга булган игътибар, хөрмәтен күргәннән соң килгән беренче уем да шул булды бугай. Хәер, аларга игътибар ункөнлектә генә түгел, еллар дәвамында кирәк югыйсә. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне үз карамагына тәрбиягә (опекунга) алучы туганнары да бар. Ни генә булмасын, әти-әниләре тарафыннан читкә кагылучылар сирәктер.

Полянка авылында яшәүче Гөлсинә Гыйльметдин кызы Гыйззәтова белән сөйләшүебез дә шул хакта булды.

-Мин тумышым белән Кече Әшнәк авылыннан. 8 сыйныфны тәмамлагач Балык Бистәсенә килеп урнаштым. Шунда кирпеч заводында 7 ел эшләдем. 1974 нче елны авылдаш егетем Рәфхәт белән никахлаштык. Матур яшәдек Аллага шөкер. 1980 нче елда Полянкага – шушы нигездәге йортка күчендек. Ул вакытта мин район “Сельхозхимия” оешмасында, ирем “Сельхозтехника”да трактор моторлары җыюда эшләде.

1975 нче елда кызыбыз Рузилә туды. Унбер елдан соң бер-бер артлы ике улыбыз – Рифат белән Ринат дөньяга килде. Балаларыбыз бик акыллы, тәүфыйклылар. Дөрес, Ринат инвалидлык группасында. Шулай да йорттагы бөтен эшне әкренләп үзе эшли, - ди Гөлсинә ханым.

Карашымны җылы, якты өй эченә күчерәм. Чыннан да монда ир-ат кулы тимәгән бер генә җир дә юктыр. Йортка янкорма өстәлеп, ул тагын да иркенәеп киткән. Шәһәр фатирларындагы кебек бар уңайлыклар тудырылган.

-Менә шушы йортта 9 кеше торган чаклар да булды. Күңелең киң булса сыясың. Бүгенге тормышка куанып туймаслык. Әти белән әнинең дә хәер-фатыйхасын алып шушыннан озаттык. Олы Әшнәктән әни ягыннан туганыбыз Маһирә апаны да алып килеп тәрбия кылдык. 5 ел урын өстендә ятты ул, - ди Гөлсинә ханым.

Тормышындагы авырлыкларны шактый күрергә туры килсә дә, күңел җылылыгын, рухи ихтыяр көчен югалтмаган ул. 47 яшендә тол калып балаларын башлы-күзле иткән, әле дә  шулар дип җан атып яшәгән ана турында тагын ниләр әйтеп булыр иде икән?!

-Ирем Рәфхәтнең кан басымы күтәрелеп бер атна авырып ятты да көтмәгәндә дөнья куйды. 51 яшь кенә иде үзенә. Җир җимертеп яшәр чагы иде бит! Ул вакыттагы өзгәләнүләремне бер Ходай гына белә. Кулым эшкә бармый, күз алларымнан Рәфхәт китми... Аның юклыгына бик читенлек белән генә күнектем. Ярый әле балаларым булды, юатып та, орышып та дигәндәй, мине тормышка кайтардылар, - ди ул.

Һәр эштә булышып торган күршеләренә бик рәхмәтле Гөлсинә апа. Килене Айгөлнең, кияве Рамилнең уңганлыгын да исе китеп сөйли, кодагыйларын мактап туймый. Ире Рәфхәткә, балаларына атап шигырьләр дә язган.

-Шигъри юллар әллә каян күңелемә килә дә, онытканчы дип шул минутта ук кәгазьгә язып куям. Менә нихәтле җыелды инде алар, - дип шактый кәгазьләр тупланмасын кулыма сузды ул. Әлеге шигырьләр сагыну-сагыш, юксыну белән тулы.

-Улым Ринат янымда булгач бер дә ялгызлыгымны сизмим. Балаларым, оныкларым да гел килеп торалар. Җәен бакча эше белән көнем уза, тавык-чебеш тә асрыйбыз әле, - ди ул бүгенге тормышына канәгать булып.

Өйгә кергәч тә гөлләрнең күплегенә игътибар иткән идем. Араларында декоратив гөлләр дә, “декабрист” кебек шау чәчәктә утыручылары да бар. Чәчәкләр, гөлләр яраткан кешенең күңеле тар була димени?! Гөлсинә апа белән дә сөйләшеп туймадык без. Йөрәгендә шигырь утын көйрәткән, тормыш сынауларына бирешмичә балаларына - Ана, оныкларына, оныкчыкларына дәү әни буларак җан җылысын биреп яшәгән Гөлсинә Гыйльметдин кызына киләчәктә дә рухи ныклык, сәламәтлек теләп саубуллаштым мин.

 

Автор Фарваз Каюмова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса