Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлназ Сәфәрованы Чиләбедә таксистлар алдаган

Гөлназ Сәфәрова «Дуслык күпере» концертлары белән гастрольләрдә йөри. Чиләбе шәһәрендә Гөлназ кызык хәлдә кала.

  Чиләбегә самолёт белән килә ул, шәһәргә барыр өчен такси чакыртырга уйлый, такси 380 сум булачак дип күрсәтә. Аэропорттан чыгышка, басып торган таксистларны күп кеше өнәп бетерми, чөнки алар бик зур сумма сорыйлар. Гөлназ бер таксисттан 350 сум дип ишеткәч, ризалаша. Ләкин тиешле урынга килеп җиткәч, 350 сум 3150гә әйләнә дә куя. Гөлназ аптырашта кала.

Гөлназ Сәфәрова инстаграмына шушы хәлне язып чыккач, аңа «3150 сум түләдеңме» дигән сораулар килә. Гөлназның үзе белән 1500 сум гына акчасы була, таксистка ул акча янчыгын ачып күрсәтә, берни дә эшли алмыйм ди. Бу таксистлар шулай итеп акча эшлиләр икән, сак булырга чакыра Гөлназ.

Ә сезнең мондый хәлгә калганыгыз булмадымы?

Автор: Г.Шәрәпова.

http://www.sahne.ru/kheberler/11224.html

фото архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса