Фәрит Хәсәнов : "Урыннарда ачыкланган административ хокук бозуларны тиз арада бетерү, төзәтүне таләп итеп барысы 348 предписание чыгарылды."
Районыбыз үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә чисталык хакында күп сөйләсәләр дә, әлегә кайберәүләрнең аны игътибарга аласылары килми.
Районыбызда күптән түгел оешкан административ техник инспекция беренче карашка вак-төяк кенә булып күренгән тәртип бозуларга каршы көрәшне үз эченә ала. Аның җитәкчесе Фәрит Хәсәновка узган елгы эшчәнлекләре хакында таныштыруын сорап мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне хәбәр итте.
- Безнең сатып алулар һәм муниципаль контроль идарәсе эшчәнлегенә Рәсәй һәм Татарстан законнарының үтәлешен күзәтү кебек мөһим бурычлар йөкләнгән. Монда, билгеле инде, беренче чиратта районыбызда чисталык, җәмәгать урыннарындагы тәртип һәм барыннан да бигрәк экологик хәлнең торышы көн кадагында тора. Шуңа күрә урыннарда булганда без боларның берсен дә игътибардан читтә калдырмыйбыз.
Узган ел район административ техник комиссиясе Балык Бистәсе шәһәр җирлеге биләмәсендә төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен җентекләп тикшереп чыкты. Шулай ук Трой-Урай, Полянка, Күки, Рус Әшнәге, Олы Елга авыл җирлекләрендә дә киң планлы тикшерүләр үткәрдек. Нәтиҗәдә, урыннарда ачыкланган административ хокук бозуларны тиз арада бетерү, төзәтүне таләп итеп барысы 348 предписание чыгарылды. Тикшерү барышында төзелгән 26 протокол нигезендә административ комиссия утырышы 22 материал буенча кисәтү чыгарды һәм 4 эш буенча җаваплы затларга һәм гаеплеләргә карата зур күләмле штраф санкцияләре кулланырга мәҗбүр булды. Боларның барысы да узган ел “Район торак пунктларында чистарту үткәрү, санитар-экологик ике айлык оештыру” карары кысаларында уздырылган иде.
Бу уңайдан тагын шуны да искәртеп үтәсем килә, кайберәүләр әле дә чүп калдыкларын, сарайларыннан чыгарылган тиресне елга, юл читләренә чыгарып ташлау кебек яман гадәтләрен дәвам иттерәләр. Болар хакында безгә авыл җирлекләрендә булганда аңлату эшләре алып барырга туры килә. Кызганыч, шуңа карамастан әле урыннардан борчулы хәбәрләр еш ишетелә. Никадәр генә кар астына яшерергә тырышсаң да, пычраклык язын калкып җир өстенә чыгачак югыйсә. Шуңа күрә соңыннан күңелсез хәлдә калмас өчен бүген үк чисталык таләпләренең үтәлешен истән чыгарырга ярамый. Әйләнә-тирәбезгә игътибарлы булырга, үз җирлегебезне тәртиптә тотарга киңәш итәр идем.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia