Фирдания Әхмәтҗанова: Балык тоту — табигатьтә ял итүнең яхшы ысулы
Кешеләр күп гасырлар буена балык тоту белән шөгыльләнәләр. Балык тоту үз-үзеңне тәмле ризык белән тәэмин итү генә түгел, ял итү өчен яхшы ысул да. Табигатьнең матурлыгыннан - дулкын тавышыннан, таң ату һәм кояш бату матурлыгыннан, саф һавадан ләззәтләнеп кеше күңеленә тынычлык таба. Монда стрессларга да, борчылуларга да урын юк. Табигать энергияне туплар өчен менә дигән урын.
Моның өчен еракларга барасы да түгел. Безгә табигый байлыклар мулдан бирелгән, гаҗәеп матур урыннарыбыз бар, Чулман елгасы гына ни тора! Шуңа күрә биредә кышын да, җәен дә балыкчылар күп. Балык тотарга бирегә башка районнардан, шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән киләләр.
Безнең район үзенең профессиональ һәм һәвәскәр балыкчылары белән дан тота. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки районның исеме үзе өчен сөйли.
Балыкчы көне июль аенда билгеләп үтелә. Бу бәйрәм ел саен бездә яр буенда уза. Быел да ул балык тоту буенча ярышлардан башланды. Катнашу өчен җитмешләп кеше теркәлде. Шулай ук Казан, Чаллы, Зәй һәм Мамадыш шәһәрләреннән дә килгәннәр. Быел катнашучылар арасында балалар күбрәк иде.
Аларга ярыш кагыйдәләре аңлатылды һәм куркынычсызлыкны үтәү кирәклеге турында әйтелде. Ярышлар 13 сәгатьтә башланды.
Балыкчылар яр буйлап урнаштылар. Менә Мадияр Мәгыйзовка уңыш елмайды. Ул жюрига беренче тотылган балык турында хәбәр итте.
Мин балыкчылар белән сөйләшеп күңел дәфтәренә язып барам. Мәсәлән, Балык Бистәсе 1 нче гимназия укучысы Радмир Вәлиев алты яшеннән балык тоту белән мавыга, аны балык тотарга әбисе һәм бабасы өйрәткән. Ул хәтта тотылган балыкны киптерү технологиясе белән дә уртаклашты. Узган елгы ярышларда ул номинант булган.
Ә Казанның 139 нчы гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Тимофей Захаров каникул вакытында әбисе янына кайткан. Өч ел балык тота. Әтисе калкавыч кармак белән эш итәргә, ә дусты спиннингка балык тотарга өйрәткән. Гадәттә аңа густера, карась эләгә.
– Берәүләр балык тотканда ялгызлыкны һәм тынлыкны ярата, икенчеләр күбрәк балык тотарга, кемдер башкалар белән аралашу эзли, ә кемдер табигать белән хозурланырга килә. Ә мин бүген балаларга балыкның ничек тотылуын күрсәтергә дип бирегә төштем. Алар мавыктылар, беренче балыкларын тоттылар да инде, – дип үз күзәтүләре белән уртаклашты ярышларда катнашучыларның берсе.
Балыкчылар балык тоту процессы белән мәшгуль булган арада, башкалар алар янына килеп чиләкләрдә йөзүче балыкларны кызыксынып күзәттеләр.
Автор Таңсылу Минһаҗева
Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа