Эшләр тукталып тормый
Район үзәгендә һәр ел яңа төзелешләргә нигез салына, берсеннән-берсе әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла.
Бүгенгесе көнне Балык Бистәсенең Төньяк дип йөртелгән микрорайонында куәтле тракторларның җир казуларын күреп редакциягә үз кызыксынуларын белдереп газета укучыларыбыз еш мөрәҗәгать итә башладылар. Без, үз чиратыбызда, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзовтан әлеге эшләргә аңлатма бирүен сорадык.
–Бу инде күптәннән район җитәкчелеген борчып килгән катлаулы мәсьәлә иде. Ниһаять, район башлыгының тырышлыгы нәтиҗәсендә федераль бюджеттан беркадәр акча средствосы алуга ирештек һәм планлаштырылган эшне башлап та җибәрдек. Без иң элек район Боз сарае белән янәшәдә төзелеп килүче Яшьләр үзәгеннән чыккан канализация системасын А.Алиш урамы аша Энергетиклар урамындагы ике катлы йорт янәшәсеннән үткәреп, З.Шәймәрданов урамындагы күп фатирлы дүрт йорттан чыккан юынтык суларны үзәк канализация системасына тоташтырырга исәп итәбез. Әлеге трассада өч кудыру станцияләре дә эшлиячәк. Ә канализация трассасы тулсынча диярлек горизонталь юнәлештә җир астыннан бораулау ысулы белән алып барыла. Биредә бу эшне оператор-машинист Фәнис Зыятдинов башкара. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсебез килә, олы күләмле төзелеш барышында шәхси йортларда яшәүчеләр дә, район коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре белән килешенеп, үз йортларыннан юынтык су торбасын үзәк системага тоташтырып кала алачаклар.
Төзелеш барышын даими рәвештә үз контрольлегендә тотучы баш архитектор Ирек Хәмидуллинның сүзләренә караганда, әлеге төзелеш эшләренең 60 миллион сумга төшәчәге дә мәгълүм булды. Әлбәттә инде, районыбыз җитәкчелеге дә форсаттан файдаланып газетабыз аша үзләрен нык борчыган кайбер теләкләрен һәм үтенечләрен җиткерүебезне сорадылар. Аларның әйтүләренә караганда, бу олы күләмле төзелеш биредә яшәүчеләргә беркадәр уңайсызлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа төзүчеләр белән уртак фикергә килеп канализация трассасы үтә торган урамнарда яшәүчеләр үз мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм күрсәтсәләр, бу эш барышын мөмкин кадәр тизләтү мөмкинлеген бирер иде.
Галим Камал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев