Эшендә - күңел хәләте
Участковый эше Эчке эшләр системасында иң мөһимнәрнең берсе булып санала
Рәсемдә Илхам Мингалимов
Бүген без газетабызда 15 елга якын гомерен кешеләр белән эшләүгә багышлаган полиция хезмәткәре Илһам Мингалимов турында сөйләячәкбез.
Ул Юлсубино авылында Резида һәм Ибраһим Мингалимовлар гаиләсендә туган. Әти-әнисе гомер буе колхозда эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Илһам, 11 сыйныфны тәмамлагач, Лаеш техникумына укырга керә, аннары армиягә алына. Ул балачактан ук полициядә эшләргә хыяллана, шуңа күрә армиядә хезмәт иткәннән соң Балык Бистәсе эчке эшләр бүлегендә участковый хезмәткәре булып эшли башлый. 2014 елда гаилә кора, ике баласы туа. Хатыны Резеда медицина көллиятен тәмамлап, Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.
Участковый һөнәре турында күп язарга мөмкин. Кешеләр үз сораулары белән аларга баралар. Әгәр дә участковый хезмәткәре аларга ярдәм итә алмаса, ул нәрсә эшләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлата. Участковыйның вазыйфалары бик җаваплы. Алар эш өчен кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән, шул исәптән транспорт белән дә. Ел дәвамында һәр йортка барырга, участоктагы һәр объектны карап чыгарга тиеш.
«Корал хуҗаларында лицензия булу-булмавын, исәптә торучы затларны тикшерәбез. Профилактик йөрүләрне без көн саен үткәрәбез», – ди Илһам Миңгалимов.
Гражданнар аларга төрле гозерләр мөрәҗәгать итәләр: гаилә яки фатир проблемаларын, гаиләдә туган бәхәсләрне хәл итү буенча да. Һәм шул чакта участковыйдан кеше психологиясен белү таләп ителә.
- Без кешеләр белән очрашабыз һәм профилактик әңгәмәләр үткәрәбез. Минем карамагымда алты авыл. Участок җинаятьләрне ачу буенча беренче урында.
-Эшнең иң авыры нәрсәдә?
- Авырлыклар бар дип әйтмәс идем, үз һөнәреңне яратырга кирәк. Яшьләргә шуны әйтергә телим: иң мөһиме-акыллы участковый хезмәткәре булу өчен еллар буе хезмәт һәм яхшы остаз кирәк.
- Эш көнегез сәгать ничәдә башлана?
- Эш көне иртәнге җидедә башлана, һәр иртәдә киңәшмә уза, анда көн бурычлары куела.
- Кайбер кешеләр сезнең белән әңгәмәдән соң уңай якка үзгәрәме?
- Әлбәттә, югыйсә бу файдасыз эш булыр иде. Шуңа күрә сабыр, нык ихтыярлы һәм тагын бер тапкыр кабатлыйм, яхшы психолог булырга кирәк.
Төп эштән тыш, ул көн саен профилактик эш алып бара, йортларны әйләнеп чыга һәм телефон мошенникларының хәйләләрен кисәтү буенча листовкалар тарата.
Хокук саклау органнарында 15 ел хезмәт итү дәверендә участковый эше полиция майоры өчен Илһам Мингалимов әһәмиятен һәм кирәклеген югалтмый. Чөнки кешеләр урамда очратканда сәламлиләр, шалтыраталар яки кабинетка кереп ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев