Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эш рәтен белеп үсү - бәхеткә бер баскыч

Җәйге каникуллар күптән башланса да, мәктәп балалар шау-шуыннан әле һаман гөр килә.

Балык Бистәсе 1нче гимназиясендә бердәм дәүләт имтиханнары тәмамлангач, җәйге ял һәм хезмәт лагерьларыннан соң, укучыларның җәйге хезмәт практикасы дәвам итте.
Хезмәт практикасы, иң беренче чиратта, балаларны эшкә өйрәтү ул.
Бүгенге көндә балаларны гына түгел, хәтта өлкәннәрне дә телефоннан аерып алырга авыр заманда, эш рәтен белеп үсүгә этәргеч бирә, һәр эшнең башында тәртип булуына төшенергә ярдәм итә, үз тәҗрибәләреннән чыгып,тәртип — уңышка юл башы булуын аңларга мөмкинлек ача.
Уйлаган уйларыңның, эш урыныңның, эш коралларының — һәрберсенең билгеле бер урыны һәм вакыты булуы да игътибарга алына. Икенчедән, җаваплылык та өстәлә.
Җаваплылык — кеше тормышында иң мөһим һәм иң кирәкле сыйфатларның берсе, ә монда укучы үз эшендә, күмәк эш барышында бу хисне үзендә тоя.
Җаваплы булу —  эшкә җитди караш тәрбияли.Яшьтәшләрең белән аралашып, фикерләшеп эшләү тәҗрибәсе туплана. Шулай итеп, укучы күзәтергә өйрәнә, билгеле бер нәтиҗәләргә килә. Тирә-як, сүз-фикер, эш-гамәлләр, эшнең үтәлү ысуллары турында уйланырга мөмкинлек туа.Максатыңа, теләкләреңә, эшеңнең нәтиҗәсенә ирешү өчен   ихтыяр көче юлдаш булуын чамалый.Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрә, канәгатьлек хисе тоя, я булмаса, төзәтмәләр кертә. Жәйге июль челләсендә 5и (класс җитәкчесе Крюкова Лариса Юрьевна), 9б (класс җитәкчесе Фәйзрахманова Гөлсәрия Наил кызы), 4а (класс җитәкчесе Камалова Резеда Камиловна ), 8а (класс җитәкчесе Яруллина Гөлнара Илфатовна) укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә хезмәт тәҗрибәсен үттеләр: чәчәкләргә су сиптеләр, чүп-үләннәрне утадылар, үсемлекләр утырган туфракны йомшарттылар. Күңелләрендә канәгатьлек хисе, йөзләрендә алсулык, эш нәтиҗәләреннән горурлык чагыла иде.
Уйларыбыз да, эш-гамәлләребез дә яктылык чыганагы булсын. Тирә-якны, кешелекне шатландырсын.

Энҗе Галиуллина,
 Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбият укытучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса