Эльвира Хамматова: «Мөмкин кадәр озаграк әниле булып яшәргә язсын»
Җырчы Ильвира Хамматовага, әнисе авыру сәбәпле, узган ел һәм бу ел башында хастаханә юлларын күп таптарга туры килгән иде.
Гөлсинә ханым әлеге вакытта тагын табиблар күзәтүендә икән. Бу хакта Ильвира сторисларында сөйли. Аның сүзләренчә, авырлыклар инде артта калган.
«Бар да уңышлы, дуслар, Аллаһка шөкер. Узган ел әни белән хастаханәләрдә йөргәнне барыгыз да белә инде. Сап-сары иде. Күрсәткән, сөйләгән идем. Быел андый хәлләрне бик ачылып сөйлисем килмәде. Ләкин яхшы хәбәрләребез бар. Аллаһка шөкер, стендларын алдылар, өйгә чыгарырга тиешләр», – ди ул.
Эльвира Хамматова, күрсәтмичә генә, Гөлсинә апаны видеога да төшереп алган.
«Үзенә әйтмәгез яме, куйганны. Мөмкин кадәр озаграк әниле булып яшәргә язсын», – дип яза артист.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/ilvira-xammatova-yaxsy-xabarlarebez-bar-5877156
Фото: Эльвира Хамматованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев