Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан Татарстан сулыкларында 13 кеше батып үлгән

8 июньгә мәгълүматлар буенча, республика су объектларында 21 гадәттән тыш хәл теркәлгән.

 Алар нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган, 14 кеше исә коткарылган. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары – – ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев шулай ук кече суднолар катнашындагы вакыйгаларга тукталды.

Аның сүзләренчә, мондый транспорт чарасы катнашында сигез очрак теркәлгән, аларда җиде кеше һәлак булган, җиде кеше исә коткарылган. Ел дәвамында кече судноларны куллануда 166 хокук бозу очрагы ачыкланган

 Мокеев билгеләп үткәнчә, хәзер Татарстанда кече суднолар тукталышы өчен 40 база теркәлгән, 55 пляж исә рәсми декларацияләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса