Дүртенчегә әни булган Лилия Муллагалиева: «Тулгакларымның озак тулуына мин түгел, өйдәгеләр дә түзә алмый»
Әле күптән түгел Лилия Муллагалиева дүртенче тапкыр әни булды. Данил, Ильвина, Ильяска энекәш туган. Сабыйга әти-әнисе Илһам исемен күптәннән сайлап куйган булган.
– Йөклелек чорым җиңел үтте. Əллә нинди чит-ят әйберләр ашарга теләмәдем. Бер арада бөтен ашаган ризыктан тимер тәме килеп кенә яфалады, – ди Лилия.
Хәзер бит үзенә күрә мода – бала тапканда әти кеше дә янда тора. Җырчы янында ире булды микән?
– Мин аңа каршы, иремдә дә теләк юк иде. Гомумән, бу темага безнең бик сөйләшкән дә булмады. Бала табу – ул әни һәм акушер арасында гына була торган сихри процесс, анда башка кешенең булуы кирәкми. Мин һәр баланы авыр таптым – бу безнең нәселдән килә. Тулгакларымның озак тулуына мин түгел, өйдәгеләр дә түзә алмый: минут саен шалтыратып хәлемне белеп торалар. Шуңа күрә, бала тапканда иремнең янымда булуын теләмәдем.
фотоyoutube.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia