Дивандагы майлы тапларны ничек бетерергә?
Гади киңәшләр, ә файдасы күп.
- Искереп, төсен югалта төшкән ваннаны элекке рәвешенә китерү мөмкин. Моның өчен 30 грамм нашатырь спиртына 2-3 аш калагы аш содасы өстәп бутарга һәм ваннага сөртергә, аннан бераз вакыт тотарга гына кирәк. Җылы су белән юып алырга.
- Юыну бүлмәсендә көзге тирләүчән була. Моннан котылу өчен автомобиль тәрәзәсе өчен махсус аэрозольне аз гына сиптерегез.
- Дивандагы май тапларын крахмал ярдәмендә бетереп була. Крахмалны коры табада җылытырга һәм таплы урынга сибәргә кирәк. Ул майны үзенә сеңдерәчәк. 30 минуттан коры салфетка белән сөртеп аласы гына кала.
- Куртканың замогы йөрмәсә, сабын ышкыгыз.
- Микродулкынлы мичне чистарту өчен ярты литр суга уылган лимон салырга һәм 2 минутка мичкә куярга кирәк. Лимон бүлеп чыгарган эфир мае тәэсирендә май һәм пычрак эри, сөртеп алырга гына кала. Ә аш бүлмәсенә хуш ис тарала.
- Вазадагы җиләк-җимеш бозылмасын өчен, бер лимон куегыз. Аның янында банан тизрәк өлгерә һәм озак каралмый торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа