Дин буенча без әти-әниләргә нәрсә тиеш?
Берничә файдалы киңәшләр.
— Ризыкка мохтаҗ булса, без аларны ризыкландырырга тиеш.
— Киемнәргә мохтаҗ булса, киендерергә.
— Ата яки ана баланың хезмәтенә мохтаҗ булса, бала аңа хезмәт итәргә тиеш.
— Әгәр әти-әни безне чакырса, аларга җавап бирергә һәм ярдәм итәргә әзер булырга тиешбез.
— Әгәр әти-әни бер эш белән әмер кылса (гөнаһ эш булмаса һәм гайбәт белән кушылмаса), әти-әнинең сүзен тыңларга.
— Әти-әни белән йомшак итеп сөйләшергә һәм авыр сүз белән эндәшмәскә.
— Әти-әнигә исеме белән эндәшмәскә.
— Үзебезгә разый булган нәрсәне әти-әни өчен разый итеп күрергә. Үзебез өчен мәкруһ күргән нәрсәне алар өчен мәкруһ күрергә.
— Үзебез өчен дога кылганда, Аллаһы Тәгаләгә әти-әни өчен ярлыкау сорап дога кылырга.
(«Арча хәбәрләре» газетасыннан алынды.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia