Диләрә Сәхапова: “Туганлык җепләрен саклый алуыбызга бик сөенәбез."
Яңа Арыш авылында дус-тату яшәүнең мәгънәсен аңлап тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшәүче гаиләләр шактый.
Тату гаилә – бәхетле гаилә, дигән әйтем бар халыкта. Хак сүзләр. Бер-береңне аңлап, хөрмәтләп, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү гаиләне тату һәм бөтен итә. Кызганыч, бүгенге көндә кайберәүләр байлык артыннан куып туганнары белән араларын өзәләр. Кешегә гомер бер бирелә. Шушы гомернең һәр мизгелен файдалы итеп үткәрергә, буыннан-буынга күчә алырлык изгелекләр кылырга кирәктер. Минем әлеге язмам тормышлары түгәрәк булган, эш-гамәлләре белән горурланырлык Әлмиевлар нәселе турында булыр.
Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Илдар абый белән Гөлшат апа гаиләсенә керү белән матурлыкка күз төшә.Тирә-юнь чиста, өйгә узу белән андагы яшеллеккә күмелгән гөлләр, чәчәкләр күз явын алырлык. Әлеге йортта туганнарның тынып торганы да юк. Күптән түгел биредә матур табын артында очрашу булып узды. Кайдан гына килмәгәннәр иде: Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән,Теләче районы, үзебезнең Балык Бистәсе районыннан, күрше-тирә авыллардан туганнар җыелганнар. Залдагы буйдан-буйга сузылган өстәлдә нинди генә ризыклар юк. Әле генә пешеп чыккан бәлешнең исе бөтен өй эченә таралган. Туган-тумачалар да бик сагынышканнар. Кайберләре елашып та алдылар. Яшьлек елларын, истә калган күңелле мизгелләрен искә төшерделәр. Мондый очрашуларның рухи һәм тәрбияви яктан әһәмияте зур. Котлы Бөкәш авылыннан килгән Диләрә Сәхапова: “Туганлык җепләрен саклый алуыбызга бик сөенәбез. Балалар да бер-берләрен якын итә. Киләчәктә дә нәсел җепләре өзелмәсен иде”,-ди. Матур яшәү өчен нәселеңне, аның асыл сыйфатларын дәвам итә белү дә мөһимдер. Айдар авылыннан килүче кунак та безнең әңгәмәгә кушылып:
- Безнең нәсел бик ишле. Яшьли иртә вафат булучылар да күп булды. Безнең Фатыйма әбиебез бик дини кеше иде. Халыкны Коръән аятьләре белән дәвалап, өшкерә торган булган. Авылның дәрәҗәле абыстаен аш мәҗлесенә еш чакыралар. Чит җирләрдән өшкертергә дә бик күп киләләр иде,-дип искә алды.
Геннар барыбер үзенекен итә шул. Әбиләре үзеннән соң динле нәсел калдырып китә. Балалары гына түгел, оныклары арасында да халыкка, дингә хезмәт итеп яшәүчеләр бар. Фатыйма әбинең оныгы Рәйхана апа да әбисенең дәвамчысы. Хәреф таный белмәгән чактан ук әби безгә догалар өйрәтте,-ди ул.
Туганнарча сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте. Мондагыларның барысы өчен дә уртак булган җиде буын әби-бабайлар рухына багышлап Коръән укылды. Соңыннан барлык туган-тумачалар зиратка барып дога кылдылар. Фатыйма әбинең каберенә таш куйдылар, чардуган урнаштырдылар.
-Бүгенге очрашуыбыз соңгысы булмасын. Буыннар чылбырын бербөтен итеп тоташтыручы нәсел җепләре беркайчан да өзелмәсен иде,- дип кабатлады йорт хуҗасы Илдар Әлмиев.
Әлеге гаиләгә сынаулы вакытларда бер-берләренә ярдәм итешеп, матур итеп яшәүләрен телибез.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Яңа Арыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia