Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Декабрьдә бу чәчәкләрне чәчсәгез, оттырмассыз

Без, бакчачылар, өзелеп-өзелеп мартны сагынабыз, чөнки март аенда безнең өчен җанга рәхәтлек бирә торган эш башлана. Нинди эш икәнен, әлбәттә инде, аңладыгыз: рассадага орлыклар чәчеп, аларның үскәнен күреп сөенү, алдагы җәйгә матур өметләр баглау.

 Бу эшне бик юксынсагыз, без сезгә декабрьдә үк чәчәргә кирәк булган чәчәкләр исемлеген бирәбез. Аларның орлык тышчасы бик каты булганга яки кайберләре артык озак үскәнгә күрә, бу чәчәкләрне нәкъ менә хәзер чәчәргә кирәк. 

Горечавка

 

Күпьеллык бик матур гөл бу. Аның төрләре күп: иң тәбәнәкләре 10 сантиметр гына булып үссә, буе бер метрга җиткәннәре дә бар. Ешрак зәңгәр чәчәк ата торган сортлары очрый, ләкин аның алсу, ак, хәтта сары чәчәклеләре дә бар. 
Төренә карап, берләре яз көне, кайберләре җәен яки көзен чәчәк ата. Тәбәнәк булып үсә торганнары чәчәклекнең алгы ягына, туфракны каплаучы буларак яки альп таучыгына утырту өчен бик кулай. 
Биек сортлары исә кыңгырау чәчәкләре, шалфей һәм башка шундый биек чәчәкләр белән матур була. 
Горечавканы ачык туфракта гына түгел, чүлмәктә дә үстерергә мөмкин. 
Ул бераз күләгәлерәк ләкин коры урынны ярата. 
Горечавканы гадәттә орлыктан үстерәләр, яшь ботагын тамырландырырга да була. Ботактан үстерергә булсагыз, моны яз көне башкаралар. 
Ә орлыкларын менә хәзер ‒ декабрьдә үк чәчәргә кирәк. Тишелеп чыксын өчен, алар ике ай буена салкында һәм дымлы туфракта стратификация узарга тиеш. 
Орлыкларны дымлы туфракның өстенә генә чәчеп, кашык белән баскалап тыгызлыйлар һәм капкачын ябып, йә суыткычка куялар, йә кар астына күмәләр. 
Ике ай узгач, орлык чәчелгән савытны якты тәрәзә төбенә яки фитолампа астына куярга кирәк булачак. 
Ул бик акрын үсә. Даими урынга күчереп утырткач та ике елдан соң гына чәчәк атачак. 

Камнеломка

 

Яз көне бакчагызга чыгарып утыртыр өчен, бу чәчәкне дә декабрь аенда чәчәргә кирәк. Ул да бик акрын үсә. 
Камнеломка ‒ туфракны каплап үсә, биеклеге 10 сантиметр тирәсе, чәчәкләре күп һәм бик матур.  Аны бордюр тирәли утыртырга була. Альп таучыкларында матур күренә.
Күләгәле, ташлы туфраклы урыннарда яхшы үсә. Май-июнь аенда чәчәк ата. 
Орлыклары бик вак, шуңа күрә туфрак белән күмдермиләр, дымлы туфракның өстенә генә чәчәләр. Камнеломкага да стратификация узарга кирәк. Орлык чәчелгән савытларның өстен каплап, ике атнага суыткычка куеп торганнан соң якты тәрәзә төбенә урнаштыралар. Ләкин шытымнар күренгәч, өстәмә яктырту таләп ителә. 
Камнеломка да озак үсә. Бакчага утырткач, икенче елында гына чәчәк атачак. Салкынга чыдам, кыш карлы килсә, өстен капларга кирәк түгел. 

Калибрахоа 

Ул бер генә еллык үсемлек. Петуниягә охшаган, ләкин аңа караганда талымсызрак һәм чәчәкләре дә бераз гына ваграк, ә төсләре җетерәк.
Бик мул итеп һәм озак итеп чәчәк ата. Клумба өчен дә, кашпода үстерү өчен дә матур. Эссегә һәм корыга чыдам, аз гына туфракта да яхшы үсә, көчле яңгырлардан соң егылмый. Аның өчен иң мөһиме: яктылык һәм туклыклы туфрак. 
Орлыктан чәчкән үсентеләр бик акрын үсә. Иртәрәк чәчәк атсын өчен, аны декабрь-гыйнвардан да калмый чәчәргә кирәк. 
Петуния кебек үк, калибрахоаның да орлыклары бик вак, аларны дымлы туфракның өстенә генә чәчәләр. Бүлмәнең температурасы 25 градус җылы булса, орлыклар 14 көннән генә тишелә башлый. 
Шытымнар күренүгә, өстәмә яктыртуга мохтаҗ. 2-3 чын яфрагы чыккач, аерым стаканнарга күчереп утырталар. Ә урамга инде көннәр җылыткач кына чыгарырга мөмкин булачак. 

Эустома үстерергә теләсәгез, аны да ноябрь ахыры-декабрь башында ук чәчәләр.

 Хәзер чәчкән эустомалар июнь ахырында чәчәк атачак. Ә кыска сортлары майда ук чәчәк атарга мөмкин. 
Эустоманың орлыкларын туфрак белән күмдермиләр. Гранулалы орлыклар алсагыз, аларның тышкы кабыгы эреп бетәргә тиеш, моңа игътибар итәргә кирәк. Савытның өстен каплап, җылы урынга куялар.
Туфрак гел дымлы булсын. Җитәрлек җылы һәм дымлы булса, орлыклар 7 көннән тишелә башлый. Искерәк орлыклар озак тишелә, 14 көн дә узарга мөмкин. 
Шытымнарны шунда ук лампа белән яктырта башларга кирәк. Тик өстен шунда ук ачмагыз, бераз ныгыганын көтегез. 3-4 чын яфрагы чыккач, аерым стаканнарга күчереп утыртасы булачак. 

Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/bakcha/dekabrda-bu-cacaklarne-cacsagez-ottyrmassyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса