Дания Ибраһимова бәхетен Балык Бистәсендә тапкан
Юбилярның яңа таңы бүген, Еллар арты еллар үтелә. Гомер йомгаклары әкрен генә Бер-бер артлы шулай сүтелә. (Дания Ибраһимова)
Бер карасаң, кояш төсле елмая, икенче карыйсың, тирән уйга чумган. Уйлары белән бөтен җиһанны колачлап йөри дә бераздан үз дөньясына кайта. Ә үз дөньясы нинди соң аның? Матур, бай, серле ул дөнья. Анда балачак, яшьлек, җыр, сәнгать, шигърият...
Җыйнак кына гәүдәле, ягымлы карашлы, тыйнак кына ханым шигърияттә батыр, олы йөрәкле, хисчән. Җанны айкап алырдай сүзләрне кайдан табып ала торгандыр?
Яшь вакытта ташкын сыман аккан хисләрен Анатыш басуларына чыгып, үзе үстергән иген кырларына, баш өстендә йөзгән болытларга сөйли. Бу болытлар аның туган ягына баралардыр һәм хисләрен әнисенә җиткерерләр төсле тоела. Хыялы туган авылы Ишемгә тартылып кына тора. Гомер узган саен йөрәктә уелып калган хатирәләр аны әледән-әле балачагына алып кайта.
...Данияне бүген Ишемнән алып китәселәр. Күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшь ага. Дуслары белән тыркын да, качышлы да уйнап алдылар. Хәзер ташу акканны карап яр өстендә утыралар. Ай- һай бигрәк көчле ага су. Сигез яше дә тулмаган кечкенә Даниягә генә шулай көчле күренәдерме? Күңелдәге сагыш һич басылмый. Тагын алып китәләр инде...
–Куркам, басмага кермим, – дип әбисенә килеп сарыла Дания.
–Ташулар беткәнче генә калып торсын алайса, – ди әнисе.
Бәхетле мизгелләрен барлаганда, гел шушы вакыйга исенә төшә. Нинди матур чак булган ул...
Янында әвәрә килеп уйнап йөргән оныкларын сөйгәндә бәхет әнә шундый кечкенә-кечкенә мизгелләрдән тора шул ул, дип уйлап куя.
1959 елның 8 мартында Кама Тамагы районының Ишем авылында дөньяга килә Дания. Сагынып искә алына торган Ишемдә 7 яшькә кадәр тәтәе белән бабае кочагында иркәләнә. Даниянең йөрәк җырына әйләнә Ишем.
Ишемем син, минем Ишемем,
Җаным-тәнем сиңа бәйләнгән...
Дания Ибраһимова сүзләренә көен Альфред Якшембетов иҗат иткән бу җырны Татарстанның халык артисты Вадим Захаров җанга үтеп керерлек итеп башкара.
Нечкә хисле, югары зәвыклы ханым Дания. Бөтен барлыгын хасил иткән, шактый серләр яшеренгән күңел дөньясына бик сирәкләрне генә кертә.
“Сердәшләрем минем – җил яңгырлар,
Миләшләрем өйнең түрендә” , – дип яза ул бу турыда.
Олы Кариле мәктәбен тәмамлагач Тәтеш совхоз-техникумына укырга керә. Күңелле студент еллары тиз узып китә. 1981 нче елның 31мартында кулына юллама алган яшь белгеч бер дә таныш булмаган Балык Бистәсе районы үзәгенә килеп төшә. Автовокзал янында кая барырга белми басып торуын күреп:
–Кая барасың син, кызым? – дип сорый аннан бер ханым.
–Авыл хуҗалыгы идарәсен эзлим, – ди.
–Нәчәлник халкы каршыдагы бинага кереп-чыгып йөри, шунда барып кара, – ди ханым.
Авыл хуҗалыгы идарәсе кадрлар бүлеге белгече Наил Минзин, Даниягә озак кына эш урыны эзләп азапланганнан соң, Анатыш авылына, “Черняховский” исемендәге хуҗалык җитәкчесе Григорий Хроленко янына алып төшә аны.
–“Агрономнарга кытлык юк”, дигән белешмә бирсәгез мин кире китәр идем, – ди Дания.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Рәсимә Гарифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа