Чисталыкка, матурлыкка ирешик
1 апрельдән 31 майга кадәр Балык Бистәсе районында территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык уза. Бу чорда һәркемгә үз ишегалларын һәм җәмәгать урыннарын тәртипкә китерергә кирәк.
Ике айлык вакытында су саклау зоналарын, җәмәгать урыннарын, шәхси сектор территорияләрен һәм юлларны санитар чистартуга, полигоннарны тиешенчә карап тотуны тәэмин итүгә һәм чүплекләрне бетерүгә аерым игътибар биреләчәк.
Чара экологик хәлне яхшырту һәм район халкының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатыннан оештырылган. Аны үткәрү «Экологик иминлек» милли проекты максатларына туры килә.
Коллективлар беркетелгән территорияләрне җыештыру буенча чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә өмәләргә оешкан төстә чыгалар.
Әйдәгез, бергәләп районыбызны чистартыйк, уңайлырак итик!
Балык Бистәсендәге полигон чүп-чарны чыгару өчен бушлай эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа