Чираттагы гуманитар ярдәм әзерләнә
Райондашларыбыз бер вакытта да әһәмиятле эштән читтә калмыйлар.
Тамчыдан күл җыела дигәндәй махсус хәрби операциядәге егетләребезгә һәм әлбәттә инде авыр тормыш хәлендә калган Донецский, Луганский халкы язмышына балыкбистәлеләр бервакытта дап битараф булмадылар. Әле менә якын көннәрдә тагын бер ярдәм караванын озатырга хәстәрләүләре хакында ишеткәч Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов белән элемтәгә чыктым. Шунысы куандыра, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чылтыратсаң да ул телефонын алмыйча калмый. Бу юлы да җитәкче район үзәге оешма-предприятиеләре һәм әлбәттә инде җәмәгать оешмалары тарафыннан уналтынчы мәртәбә ярдәм акциясе әзерләүләрен хәбәр итте. Һәрвакыт көндәлек тормышыбыздагы әһәмиятле вакыйгалар эчендә кайнаганга аңа күп мәртәбәләр гуманитар ярдәм караванын үзенә озата барырга туры килгән.Шуңа безгә ул әлеге игелекле эштә районыбызның ветераннар оешмасы белән әфганчыларыбыз җәмгыяте һәрвакыт зур активлык күрсәтүләрен билгеләп үтте. Билгеле, районыбыз биләмәсендә бүгенгесе көнне уңышлы гына эшләүче эшмәкәрләребез дә читтә калмыйлар. Күп эштә аларның башлап йөрүләре нык сөендерә һәм киләчәктә дә бу изге гамәлләре онытылмас дигән хисләр уята. Чөнки аларның һәр кайссы әлеге гуманитар ярдәмнең сугышчыларыбыз өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын яхшы аңлыйлар. Шуңа егетләребез өчен беренче дәрәҗәдә иң кирәкле булганнарын гына туплап озатырга тырышалар. Ә бүген исә аларга бер урыннан икенчесенә тизрәк күчеп йөрү өчен “УАЗ” автомашиналары, маска халатлар, көнкүреш һәм шәхси гигиена әйберләре кирәгрәк. Шуңа йөк әзерләгәндә барысын да алдан уйлап, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең теләкләрен, сорау-үтенечләрен исәпләп хәстәрлек чараларын күрәләр алар. Әле шушы көннәрдә генә районыбыз егетләре сорауын искә алып эшмәкәрләребез “Камаз” автомашинасы өчен 13 тәгәрмәч алып кайтып биргәннәр. Әнә шулай йөк әзерләгәндә аларның теләкләрен истә тотып электр генераторлары, бензопилалар, мотоцикллар һәм башка шуның ише кирәк-яракны туплыйлар. Әлбәттә, йөк әзерләгәндә махсус хәрби операциядәге уллары, ирләре, якыннарына адресланган посылкаларны да бик теләп алып барып җиткерәләр егетләребез. Алар бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәсеннәр һәм тизрәк сау-саламәт, исән-имин өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев