Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чикләре билгеләнмәгән җирләргә кадастр эшләре үткәреләчәк

Татарстанда 2026 елда 160тан артык кадастр кварталында комплекслы кадастр эшләре үткәреләчәк.

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) ким дигәндә 34 мең объект турында мәгълүмат кертергә планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Росреестр идарәсе башлыгы урынбасары Нияз Галиәкбәров хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, эшләр «Милли пространство мәгълүматлары системасы» дәүләт программасы кысаларында башкарыла һәм федераль һәм республика бюджетларыннан берлектә финанслана.

Әлеге программа Татарстанда 2022 елдан бирле эшли, һәм үткән вакыт эчендә 404 кадастр кварталы территориясендә 185,2 мең күчемсез милек объектына карата комплекслы кадастр эшләре үткәрелгән.

Беренче чиратта эшләр чикләре билгеләнмәгән җир участокларына, массакүләм реестр хаталары булган территорияләргә, шулай ук республика өчен инвестицион кызыксыну тудырган территорияләргә кагылачак.

Тулырак: https://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/rosreestr-ciklare-bilgelanmagan-irlarga-kadastr-eslare-utkarela?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2Fb9f7a631-7d98-5b72-b2c0-a7ead4af5cff

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса