Чеби сайлау буенча киңәшләр
Башын күтәрсә – әтәч, яшерсә – тавык.
Авыл халкының бакча, каз-үрдәк, тавык-чебеш арасында кайнашыр вакыты җитә. Хәер, инде арбаны кыштан әзерләп, бүген үк чебеш алып җибәрүчеләр бар. Тавык тәрбиягә талымсыз булса да, чебине бәби кебек карарга кирәк. Атна-ун көнгә җиткәнче бигрәк тә. Сайлавы да җиңелләрдән түгел. Кемнең чирләшкә кош аласы килсен? Аннан соң берәүләргә чебинең фәкать тавыгы гына кирәк, икенчеләр исә әтәчне хуп күрә.
Тавык чебеше сайлау, тәрбияләү буенча кулланмалар да бар. Әмма күпчелек телдән-телгә йөри торган халык киңәшләрен куллана.
Тавык булса – башын аска яшерә, әтәч булса, киресенчә, өскә күтәрә икән. Әлеге тәҗрибә 90 процент очракта дөреслеккә туры килә
Чебиләрне тартмага салгач, тышкы ягыннан шакырга кирәк. Сәламәт чебиләр тавыш килгән якка киләләр, чукып карыйлар.
Әтәчне тавыктан аеру өчен исә, чебинең канатын турайтыгыз. Әтәчнең канат йоннары бертигез озынлыкта, ә тавыкның төрле-төрле була.
фото1zoom.ru
http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/chebi-saylau-buencha-kishlr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia