Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген Татарстанда яңгыр һәм 28 градуска кадәр җылы булуы көтелә

16 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр яуды, көндез шулай ук кайбер районнарда явым-төшем күзәтелүе ихтимал.

 Урыны белән яшенле яңгыр явачак, көндез боз яварга да мөмкин. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, көндез урыны белән аның тизлеге 14 метрга, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәя. Төнлә һава температурасы +13..+18 градус тәшкил итте. Көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алмашынучан болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитә. Башкалада максималь температура көндез +24..+26 градус тәшкил итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса