Бүген Республикабызда яшенле яңгырлар һәм +30 градуска кадәр җылылык булачак
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Шулай ук көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, ә көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез һава +22...+27 градуска кадәр җылыначак, көнчыгышта – +30 градуска кадәр.
Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-17 метр тәшкил итә. Башкалада көндез максималь температура +24...+ 26 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia