Бүген Республикабызда яңгыр, көчле җил һәм +20 градуска кадәр җылы булачак
Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәя.
Төнлә +4...+ 9 градус, көндез +15...+ 20 градус җылы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia