Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бикчурай авылында «Ак әби»не һәркем үз итә

Дәһшәтле сугыш елында үскән балалар авыр тормыш сынауларына бирешмичә тырыш хезмәтләре белән халкының олы хөрмәтен яулый алган, дип хак әйтәләр.

Бикчурай авылында 86 ел гомер кичерүче Мәдинә апа Нәбиуллинаны авылдашлары тикмәгә генә “Ак әби”дип йөрмиләр икән. Ул гомере буена авыр колхоз тормышында хезмәт куеп яшәсә дә әнисеннән мирас итеп алган дини йолаларыбызны онытмыйча, аны даими үстереп, камилләштереп, авылдашларына өйрәтеп яшәвен дәвам иттерә.

Тормыш иптәше Наил абый белән алар 54 ел сокланырлык матур гомер кичереп ( кызганыч ул ун ел элек вакытсыз вафат булган) берсеннән-берсе тырыш, эш сөючән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Үз балаларына гына түгел, барлык авылдашларын диярлек дини гыйлем нигезләренә өйрәтеп төпле киңәшләре белән дә сөендергәнгә биредә аны һәркем ярата, хөрмәт итә. Ә авылдашларыңның ихтирамын яулап яшәү ул бик сирәк кешеләргә генә эләгә торган күркәм гамәл.Бүгенгесе көнне улы белән яши. Калган балалары читтә булса да, әбинең хәлен гел белеп, ял саен кайтып аңа ярдәм итеп китәләр. Хәзерге тормышы белән Мәдинә апа бик канәгать, торырга урыныбыз, ашарга ризыгыбыз бар. Иң әһәмиятлесе, сәламәт булып, илләребез тыныч булсын дип, безне озатып калды. 

Идрис Амитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса