Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бик тәмле бишбармак пешерү ысулы

Кичке ашка тәмле ризык әзерлисез килсә, безнең ысул белән бишбармак әзерләп карагыз.

 

 

Бишбармакны ат, сарык, сыер һәм тавык итеннән пешерәлщр. Бик тәмле һәм туклыклы ризык булып чыга.

Башта сөяклерәк итне озак итеп кайнатабыз. Шулпа тәмле булсын өчен кишер, башлы суган да салып кайнатабыз.

Шул арада токмач җәеп, аны ромбиклап кисәбез. Суганны боҗралап турап, бер савытка салырга һәм майлырак кайнар шулпа, кара борыч сибеп, өстен каплап томаларга кирәк.

Ит пешеп чыккач, шулпаны сөзеп, итне аерым савытка турарга. Ә шулпага бәрәңгене урталайга гына ярып, пешереп алырга. Аннары аны аерым савытка алып, шул кайнап торган шулпага ромбиклы токмачны пешереп алырга.

Барлык ингридиентлар пешкәч, аерым сай һәм зур савытка башта ромбиклы токмач, анын остенә пешкән һәм туралган ит, пешкән бәрәнге һәм иң өскә томалап йомшарган суган салып, матур итеп бизәргә.

Яшеллек салып матурларга. Шулпаны аерым касәгә салып бирергә.

Бик тәмле ризык. Пешереп карагыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса