Без бит талантлы халык
“Туган як талантлары” – исеме үк күңелләрне җилкендереп җыр-моңга ымсындырган Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге фестивальнең гала-концерты быел да тамашачыны 13 ноябрь көнне район мәдәният йортына дәште...
Һәр елдагыча әзерлек нык булса да быелгы фестивальнең юбилейлар елына туры килүе җаваплылыкны икеләтә арттырды. Ватанны саклаучылар елына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган программага районыбызның күренекле композиторы Фәтхерахман Әхмәдиевнең 95 еллык юбилей тантанасы да өстәлү репертуарны тагын да баетты.
Исеме җисеменә туры килгән районкүләм фестивальнең төп максаты – районыбызның яңа, яшь талантларын ачу, аларның иҗатын тамашачыга тәкъдим итү. Шулай да биредә яшь чикләвендә таләпләр дә бар: хатын-кызлар 10 яшьтән 55 кә кадәр, ир-егетләр 10 яшьтән 60 яшькәчә булып чыгыш ясарга тиешләр.
Фестивальнең сайлап алу турыннан соң йомгаклау өлешенә, гала-концертка килеп җиткән башкаручыларның дулкынлануы да булгандыр әлбәттә. Әмма сәхнәгә күз текәп, бөтен барлыгы белән җыр тыңлаган тамашачы һәр башкаручыны кайнар алкышлады.
Концертның кереш өлеше якташыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевнең туган якка мәдхия укуында видеоролик белән башланды. Һәм бу фестивальнең уңышына этәргеч бирде. Районыбызның Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендәге “Рапсодия” үрнәк хореографик коллективының “Кама буе туган як” биюе һәм сәнгать дөньясында үзен тапкан җырчы егет Ильмир Гайнетдиновның Фәтхерахман Әхмәдиев иҗат иткән “Җәйнең аяз, матур таңнарында” җырын башкаруы аның дәвамы булды. Чыгышларны берәм-берәм башкалар алыштырды. Бер язмада барысын да санап үтү мөмкин түгел әлбәттә. Тик шунысы хак, бер сулышта тыңларлык, җанга ләззәт бирерлек концерт булды ул. Бу уңайдан, сценарийның уңышлы төзелүен әйтеп үтү кирәктер. Монысы инде бар гомерен мәдәнияткә багышлаган, районыбыз талантларын барлап, аларны конкурс-фестивальләргә әзерләгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинованың гаҗәеп зур өлеше. Бу хакта фестиваль ачылышында чыгыш ясаган район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина да рәхмәтле хисләрдә әйтеп узды.
– Якташыбыз, композитор Фәтхерахман Әхмәдиев исемен мәңгеләштерү ниятеннән үткәрелгән фестиваль ел саен тамашачы хозурына тәкъдим ителә. 40 елга якын үткәрелеп килүче әлеге фестивальне әзерләүгә үзенең бар тәҗрибәсен, энергиясен, белемен кулланып программа төзегән Фирдания Габделхак кызына чиксез рәхмәтлебез. Аның кебек үз эшен, сәнгатьне яратучы хезмәткәрләребез булганда яшь талантларыбыз киләчәктә тагын да артыр әле. Фәтхерахман Әхмәдиевнең иҗатын киңрәк ачу белән беррәттән, аның җырларының үлмәслеген, моңнарының мәңге яшәячәген дәлилләүче кичә бу, – диде ул.
Әйе, әлеге фестивальнең талантларны барлауда өлеше бихисап. Биредә лауреат исемен алган җырчылар республика күләмендә үткәрелә торган конкурсларда катнашу хокукын да алалар. Димәк, алар белән элемтә дә өзелми. Быелгы фестивальдә районыбыз сәнгать мәктәбеннән һәм авыллардан да шактый күп яшьләр катнашты. Кичәнең үзенә хас музыкаль югарылыкта һәм моңга бай самимилек белән үтүендә һәр башкаручының өлеше зур булды. Сәхнәдәге чыгышларны көчле кул чабулар белән каршылаган тамашачы быелгы фестивальдән дә күңел канәгатьлеге, җылылык алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia