Бер ир күршесенең кәҗәсен атып үтергән
Бу хәл Никольское авылында булган.
Малкай күрше бакчасындагы кәбестәгә ияләшкән. Бер көн кергән, ике көн... Кәбестәгә бер авызы тигәч, кәҗә күрше бакчасына сукмакны такырайтып бетергән.
Ә 37 яшьлек бакча хуҗасы әйткәнне аңламаган хайван белән мәсьәләне кискен хәл иткән - атып үтергән, дип язаКызыл таң.
Шулай итеп, 52 яшьлек күрше хатыны кәҗәсез калган. Ә аның кызу канлы күршесе җавапка тарттырылачак.
фотоproza.moscow
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia