Баш табиб Илназ Әхмәдиев Рус Әшнәге авылында булып кайтты
Авыл җирләрендә хәзер күбрәк өлкән яшьтәгеләр яши. Шуны истә тотып узган атна ахырында Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев районыбызда күптән түгел эшли башлаган баш табиб Илназ Әхмәдиевне авыл халкы белән очрашуга чакырды.
Җитәкченең авыл халкы, бигрәк тә күпне күргән хезмәт ветераннары, өлкәннәр хакында мондый кайгыртучанлыгы күркәм гамәл. Аларның күбесе йорт-җирен калдырып район үзәгенә чыгып китә дә алмый. Шуңа күрә мәдәният йорты халык белән шыплап тулган иде. Гадәттәгечә, җитәкче мондый мөмкинлектән файдаланып кыскача гына үзенең әйтәсе фикерләре белән уртаклашты, кыскача гына чыгышыннан һәм әһәмиятле белдерүләреннән соң ул район кунагы белән таныштырап, аңа сүз бирде.
Очрашу бик җылы, күпләрнең активлыгы белән башланып китте. Баш табиб үз чыгышында бүгенгесе көнне аеруча киң таралырга өлгергән хакында һәм алар белән көрәшнең иң эффектлы юллары турында сөйләде. Күпләрне борчыган кан басымы күтәрелү, кан составында холестеринның чамадан тыш артып китүе, теге яки бу даруны алыштырырлык продуктларга, аерым алганда, җиләк-җимеш, файдалы үләннәрнең кеше организмы өчен кирәкле булуына тукталды, район үзәк хастаханәсендә өлкәннәргә диспансеризация үткәрүнең әһәмияте турында сөйләде, үз хезмәтенең кайбер нечкәлекләрен бәян итте. Әлбәттә, баш табибның еш килеп халык алдында шулай чыгыш ясый алмавын яхшы аңлаган авыл кешеләре үзләрен борчыган бик күп сорауларына төпле җаваплар ишеттеләр.
Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа