Балыкбистәлеләр алдан тавыш бирүдә актив катнашалар
Бүген 30 май якшәмбе көнне, Татарстанда “Бердәм Россия” партиясеннән Федераль Җыелыш Дәүләт

Думасына депутатлыкка кандидатларны барлау максатында алдан тавыш бирү бара. Анда Балыкбистәлеләр дә катнаша.
Исәпләү участоклары иртәнге 8.00 дән ачылды. Алар кичке 20.00гә кадәр эшлиячәк.

Безнең район буенча 10 участок эшли, өчесе район үзәгендә, калганнары авылларда.

Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә урнашкан исәпләү участогына район башлыгы Илдар Таҗетдинов та килеп үз тавышын биреп китте.
“Биредәге исәпләү участогы иртәнге сигездән эшен башлап җибәрде. Халык өзелеп тормый.

Барлык эпидемиологик нормалар үтәлә, әйләнә-тирәдә тәртип”,- диде әлеге участок комиссия сәркатибе Дилюс Гатиятов.
Район үзәге мәдәният йорты, Ямаш, Күгәрчен, Котлы Бөкәш авыллары исәпләү участокларында халык агымы өзелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia