Балыкбистәлеләр «Татарстан» телерадиокомпаниясендә булып кайттылар
15 май көнне Татарстан матбугаты көне уңаеннан Балык Бистәсе районының бер төркем журналистлар берлеге әгъзалары белән Казан шәһәрендә эшлекле сәфәрдә булып кайттык.
Башлап, Татарстан Республикасының Журналистлар берлегендә булдык. ТРның матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре Ралия Шаһит кызы Фәтхетдинова безне бик җылы каршы алды, музей, китапханә эшчәнлеге белән таныштырды.
Көннең икенче яртысында “Татарстан” телерадиокомпаниясендә кунакта булдык. Кунакларны Балык Бистәсе егете, якташыбыз, танылган журналист Раил Садретдинов бер төркем җитәкчеләр, мөхәррирләр белән каршы алды. Алар үз эшчәнлекләре белән гамәли рәвештә таныштырып, бик күп мәгълүмат бирделәр. Шулай ук 92.1 FM ешлыгында эшләүче Татарстан радиосында турыдан-туры эшләүче “Офыклар” тапшыруында да катнашырга өлгердек. Без исә, үз чиратыбызда, Балык Бистәсе районының тарихы, эшчәнлеге, халкы, яшәеше турында таныштырдык. Язучы, шагыйрә, журналист Рәсимә Гарифуллина, Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия иясе, Корноухово мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Хәбибуллина туры эфир аша матур шигырьләрен дә яңгыраттылар. Татарстаннның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров, укытучылык эшчәнлеген яктыртып, үз фикерләрен җиткерде. Балык Бистәсе районы буенча журналистлар берлеге филиалы җитәкчесе Гөлназ Зарипова журналистларның тырыш эшчәнлеге турында фикерләрен җиткерде.
Очрашу барышында «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов белән дә танышып, матур әңгәмә кордык. Безнең өчен бу да зур куаныч булды, әлбәттә. Балык Бистәсе халкы аның «Урда ханы Үзбәк», “Буа” романнарын яратып укый. Шулай ук, “Татарстан” дәүләт радиосы җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов, журналист Миңназыйм Сәфәров, Мөршидә Җиһан көн дәвамында безнең белән булдылар. Җылы әңгәмәләр корып, тын да алмыйча аларның сөйләмен тыңлап, сорауларыбызга җаваплар ишеттек.
«Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы Нәсим Акмал белән дә озын-озак әңгәмә кордык. Ул безгә Балык Бистәсе районының талантлы як булуын, бүгенге көндә дә дустанә мөнәсәбәттә торуын сөйләде. Раил Садретдиновны да мактап, бик җылы фикерләрен җиткерде.
Татарстан радиосының хәбәрләр редакциясе белән Ания Гыйбадуллина таныштырды. Әлеге күркәм сәяхәтебез, матур очрашуыбыз
күңелле мизгелләр булып истә калды.
Тулы язманы "Авыл офыклары" газетасы битләреннән укырсыз.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа