Балыкбистәлеләр бүләкләү тантанасында булып кайтты.
10 апрель көнне Казан шәһәренең «Дворяннар оясы» ресторанында «Солдат альбомы – 2025» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.
«Солдат альбомы – 2025» конкурсы яшь буынны тарихыбызның иң катлаулы, әмма иң данлы чорлары белән таныштыру, ветераннарның батырлыгын һәм хезмәтен онытмау, аларның күренекле шәхесләр булуын һәм җәмгыятькә кертелгән өлешен бәяләү, яшь буында патриотик хис тәрбияләү максатларында Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан оештырылды. Татарстанның төрле районнарыннан, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикаларыннан, Түбән Новгород, Төмән, Омск, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округыннан 130 дан артык милләттәшебез катнашты. Әлеге чарага Балык Бистәсе районыннан без – Рәзилә Мөхәммәтрәхимова һәм Гүзәл Хәбибуллина да чакырулы идек. Безнең язмаларыбыз жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнеп, җиңүче язмалар рәтенә керде һәм без, язма авторлары буларак, Рәхмәт хаты белән бүләкләндек.
Чарага килүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе, «ТАТАРЛАР» газетасының баш мөхәррире Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхи нурлы йөзе, тәмле теле белән елмаеп каршы алды. Аның безне матур итеп каршы алуы йөрәкләргә сары май булып ятты.
Бәйгедә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, шулай ук Казан финанс, икътисад һәм информатика институты ректоры Альбина Салихова җиңүчеләрнең һәрберсенә зур рәхмәтләрен җиткереп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев шәхсән үзе имзалаган Дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырдылар, истәлекле бүләкләр өләшенде.
Татар шагыйре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, бик күп премияләр лауреаты, һәрвакыт язмалары, иҗаты аша яхшы таныш булган Булат Ибраһимов та биредә иде. Ул да иҗат җимешләрен бүләк итте. Марс Тукаев исә, әнисе язган шигырьне яңгыратты. Һәрбер чыгыш үзенчәлекле булды. Бәйрәм чарасында үзенең тыңлап туймаслык җыр-моңнары, чибәрлеге, тыйнаклыгы белән халкыбызның күңелендә үз урынын тапкан җырчы, моңлы сандугачыбыз, Татарстанның халык артисты Резедә Төхвәтуллина, яшь башкаручылар Рөстәм Егоров һәм Инсаф Бәдретдинов берсеннән-берсе матур җырларын бүләк иттеләр. Рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачтык. Чарада җиңүчеләрнең иҗади эшләреннән өзекләр дә укылды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Соңыннан барлык катнашучылар чәй табыны артына җыелып, фикер алышуны дәвам иттек.
Әлеге тантана чарасы зәңгәр экраннар аша «Татарстан. Яңа гасыр» каналыннан да күрсәтәчәкләр.
Шунысы куанычлы: Бөтендөнья татар конгрессы бәйгеләрне оештыра да, тырышлыкларны тиешенчә бәяли дә, гадел хөкем чыгара да, җиңүчеләрне хөрмәтли дә, бүләкләр тапшырып, күңелләрне күтәрә дә белә. Оештырган конкурслара һәрвакыт катнашасы килеп тора. Кешенең хезмәтен күрә беләләр, зурлыйлар, мактыйлар, хөрмәтлиләр.
Оештыручыларга ихлас рәхмәт хисләребезне белдерәбез. Эшләре уң булсын! Аллаһ Тәгалә саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомерләр насыйп итсен.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia