Балык Бистәсендә сарыкчылык тармагына игътибар зур
Районыбыз биләмәсендә уңышлы гына эшләүче 75 фермерлык хуҗалыкларының күбесе азык-төлек базарында сорау зур булган тармакларны үз итәләр.
Фермерларыбыз күбрәк сөт-ит җитештерүне аеруча хуп күрәләр. Әйтүләренә караганда, мөгезле эре терлекләр белән чагыштырганда сарыкчылык тармагы мәшәкате аз булуы белән уңайлы. Аны эшкәртүе дә зур кыенлыклар тудырмый, диетик яктан файдалы сарык итенә сорау да ел әйләнәсе кимеми. Берничә фермер бүген чынлап торып әлеге тармакны үстерүгә алынган. Районыбызда бүгенгесе көнне сарыкларның гомуми баш саны 747 башка җитүе шуның ачык мисалы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia