Балык Бистәсендә конкурс игълан ителде
Яңа ел чараларында халыкның ялын актив рәвештә оештыру максатында:
- Район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында биналар фасадларын һәм алар янәшәсендәге территорияләрне иң яхшы бизәү буенча «Яңа ел серпантины»;
-Авыл җирлекләре территорияләрен Яңа елга иң яхшы бизәү - "Минем тылсымлы кышкы авылым»;
- Предприятие, оешма, учреждениеләр арасында Яңа ел парадында - «Иң яхшы әкият герое»;
- Шәхси йортларны Яңа елга бизәү - "Минем Яңа ел йорты»;
- Иң яхшы Яңа ел мәйданчыгы.
«Кыш Бабайлар»;
«Чын Кыш Бабай» номинацияләре буенча конкурс үткәрелә.
Яңа ел һәм Раштуа чаралары 15 декабрьдән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр узачак.
2021 елның 30 декабрендә 18.00 сәгатьтә Үзәк мәйданда Яңа елны каршылауга багышланган предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият геройлары парады узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia