Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә авыл җирлекләре башлыклары арасында шахмат турниры узды.

Безнең районның шахмат тарихында яңа сәхифә барлыкка килде – беренче тапкыр укучылар, ир-атлар, хатын-кызлар һәм авыл җирлекләре башлыклары арасында шахмат турниры узды.

Татарстанда “Мәгариф” милли проекты кысаларында республика мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча проект старт алды. Һәм ел башыннан безнең район мәгариф учреждениеләрендә 10 шахмат зонасы ачылды.

21 апрельдә районыбызның «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү үзәгендә бәйрәм атмосферасы яхшы кәеф белән сугарылган иде. Ачылу тантанасы “Рапсодия” үрнәк хореография коллективы чыгышы белән башланып китте.

-Шахмат уены логик фикерләүне үстерү мөмкинлеге бирә. Районның, республиканың һәм илебезнең киләчәге нәкъ менә сездән - безнең яшьләрдән тора, - диде муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

 Балык Бистәсе муниципаль районының шахмат федерациясе рәисе Хәлил Әсләмов үзенең чыгышында: “Шахмат - уен гына түгел, ул спорт төре.  Безнең районда әлеге спорт төре массакүләм булсын өчен күп көч куела”, - диде.

Ярышлар башланганчы район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков “Шахмат патшалыгы” иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Барлыгы сигез эш тәкъдим ителгән. Аларның һәрберсе үзенчәлекле иде.

   Күргәзмәдә агачтан, пенопласттан ясалган, шулай ук 3Д модельләштерү юлы белән эшләнгән заманча шахмат тәкъдим ителде.

Уеннар өчен 38 өстәл әзерләнгән иде. Киеренке көрәштән соң җиңүчеләр билгеләнде. Район башлыгы барлык җиңүчеләрне котлады һәм дипломнар тапшырды.

Балык Бистәсе муниципаль районы шәхси-команда беренчелегендә шахмат буенча җиңүчеләр:

Командалар арасында:

1 урын - Балык Бистәсе 1 номерлы командасы

Авыл җирлеге башлыклары арасында:

1 урын - Альберт Бәдретдинов (Күки авылы)

2011-2007 елгы малайлар арасында:

1 урын - Павел Степанов (Котлы Бөкәш авылы)

2011-2007 елгы кызлар арасында:

1урын - Алена Кузьмина (Котлы Бөкәш авылы)

2006-2002 елгы егетләр арасында

1 урын - Шамил Нигъмәтҗанов (Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе)

2006-2002 кызлар арасында:

1 урын - Динә Нуриәхмәтова  (Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе)

18 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында:

1 урын - Виктор Никитин (Урахча авылы)

18 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында:

1 урын - Альбина Галиуллина (Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе)

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге газетабыз сайтында һәм рәсми социаль челтәрләрендә урнаштырылган.

 

Луиза Ананьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса