Балык Бистәсенә читтән кайтучылар саны арта
Районыбыз биләмәсендә читтән кайтучылар артып тора.
Район паспорт өстәле хезмәткәрләренең сүзләренә караганда районыбызда бүгенгесе көнне 122 чит ил гражданнары яши. Алар арасында Казах, Үзбәк, Таджик, Кыргыз, Әзербәйҗан, Әрмән милләтендәгеләр бар. Ә менә Украин кешеләре әлегә теркәлмәгән. Әллә инде районыбызның табигате нык охшаган үзләренә, бүгенгесе көнне кайтучыларның 30 ы яшәргә рөхсәт алуга ирешкәннәр. Ә 9 кеше вакытлыча яшәргә рөхсәт алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia