“Балык Бистәсе йолдызлары”...
Исеме җисеменә дә туры килгән. Күктәге бихисап йолдызлар кебек үз җирлегебездә нур сибеп балкыган, яктырып янган йолдызлар азмыни?!
Агымдагы елда район мәдәният йорты каршында ачылган “Бистә йолдызлары” әдәби-музыкаль клубының максаты да үз телебезне саклау, авыллардагы талантларны барлап аларны сәхнә киңлегенә чыгару һәм милли традицияләрне үсеп килүче буынга тапшыру иде. Аны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова җитәкли һәм кичәләргә сценарийларны да үзе яза.Үткән атнада әлеге клуб үз эшчәнлегенә юлны Күгәрчен авылыннан башлады.
Татар кызына хас тыйнаклык, нәзәкатьлелек һәм күңелгә үтеп керерлек матур сөйләме белән Гөлия Кәримуллина “Талантлы син, кеше туганым” дип исемләнгән кичәне ачып җибәрде.
–Бүгенге кичәбез шигърият белән бергә үрелер. Барыбызга да таныш шәхесләрне күрербез, талантлары белән күтәрелеп килүче яшь буынны, әйтер сүзләрен мөнәҗәтләре аша җиткергән өлкән буын апаларын тыңларбыз,–диде ул. Һәм сәхнәгә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәсимә Гарифуллинаны чакырды.
–Шагыйрь–бөтен җәмгыятьнең яшәешен үз йөрәге аша үткәреп, аның хәл-халәтен кайбер вакытта яшерен ишарә белән дә әйтеп бирә белүче зат. Минем шигъриятемдә дә халкымның җан авазы чагыла,–диде Рәсимә ханым. Әлеге фикерне куәтләп соңгы вакытта иҗат иткән шигырьләрен укыды, “Балам-багалмам” җырын башкарды.
Татар халкына гына хас моңны бернинди ноталарга да төшереп булмас иде. Ул–Аллаһы Тәгаләдән иңдерелгән аһәң. Талант та шулай, тумыштан җанга салынган. Күгәрчен авылы исә бу яктан бай–Зәбир Җаббаров, Венера Шәмиева, Гүзәл Җәләлова, Эльвира Хамматова кебек җөмһүриятебезгә танылган җырчыларны биргән төбәк ул. Бүгенге көндә уңышлары белән куандырган, бик күп җыр бәйгеләрендә катнашып лауреат, дипломант булган Рузилә Хәбибуллина кебек сандугачлары белән дә горурлана ул. Кичәне җырлары белән баеткан Күки авылы кызы Лилия Ризаева, Балык Бистәсеннән Сергей Фалин, Күгәрченнән Рузилә Хәбибуллина, әниле-уллы Лилия, Данир Кәримуллиннар башкаруындагы җырлар да тамашачы тарафыннан алкышлар белән кабул ителде.
Милләтне танытучы факторларның берсе тел булса, икенчесе гореф-гадәтләр. Аларны буыннан-буынга күчерү безнең бурычыбыз. Татар халкының эш сөючән, кунакчыл булуы да шул традицияләрнең бер чагылышы. Шәл бәйләве белән дан тоткан күгәрченлеләр кич утыру өмәләрендә шәл бәйләгәннәр, җырлап күңел ачканнар, бәетләр, мөнәҗәтләр әйткәннәр. Күгәрчен авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Зөләйха” фольклор коллективының бер өлкән буыны Галия апа Пулатова. Әлеге кичәдә ул хис-кичерешләреннән язылган мөнәҗәтен укыды. Мөнәҗәттә анага булган мәхәббәт, аны югалту ачысы сыйган...
Әйе, хатын-кыз зур, игелекле эшләргә рухландыручы бөек зат. Милләтнең сакланышы, балаларда милли үзаң тәрбияләү, туган телне өйрәтү дә күпчелек очракта аналарга, хатын-кызга бәйле. Әмма соңгы елларда районда демографик хәлнең түбән булуы зур борчу тудыра. “Район хатын-кызлары” җәмәгать оешмасы җитәкчесе, район советы депутаты Фирдания Әхмәтҗанова да үз чыгышында шуңа басым ясады. «Дәүләтебез тарафыннан аналарны, балаларны яклау программалары эшләп килсә дә, авыл мәктәпләрендә укучы балалар саны бик аз», - диде ул. Бу хакта экраннан видеоролик та күрсәтелде.
Кичәнең “Талантлы син, кеше туганым”, дип аталуы юкка түгел. Биредә хатын-кызның җәмгыятебездә тоткан ролен дә, талантларның ничек ачылганын да күрде тамашачы. Җырлардан рухи азык алды, чын күңеленнән ял итте.
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia