Балык Бистәсе районында язгы чәчү темплары көчәя
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 майга районда 52,3 мең гектар мәйданнарның 34 мең гектарында чәчү үткәрелгән.
Бу планда каралганның 65 процентын тәшкил итә. Бөртекле сабан культуралары 29,4 мең гектар, шул исәптән арпа 15 мең, сабан бодае 9 мең гектар мәйданда чәчелгән.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчү яхшы темпларда дәвам итә. Бүгенге көндә чәчүдә 65 агрегат эшли. Иң эре җир биләүче хуҗалыкларыбыз булган “Логос”, “Кулон-Агро” җәмгыятьләре язгы чәчүне яхшы темпларда, югары сыйфат белән алып баралар. “Логос” механизаторлары язгы сабан культураларын чәчүне- 4980, кулонлылар 2810 гектар мәйданда үткәрделәр. “Кама-Агро”, “Агрофирма Зюзино”, “ВЗП Балык Бистәсе”, «Ананьев» крестьян-фермер хуҗалыклары бөртеклеләрне чәчүне тулысынча төгәлләделәр инде.
Илгиз Җамалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia