Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлый
10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле Эчке эшләр органы хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Җәмәгать тәртибен, тормышын, иминлеген һәм кеше хокукларын яклау - чыннан да, игелекле хезмәт.
Без бүген эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең коронавирус эпидемиясе белән бәйле гади булмаган шартларда эшләвен, җәмәгать тәртибен тәэмин итүләрен, гражданнарыбызның тормышын һәм куркынычсызлыгын саклауга юнәлдерелгән мөһим, кичектергесез чараларны тормышка ашыруга үз өлешләрен кертүләрен күрәбез.
Һәр кешенең шәхси куркынычсызлыкка һәм тыныч тормышка хокукын тәэмин итүдә лаеклы хезмәт рәвеше алып барганыгыз өчен рәхмәт.
Халыкка гадел хезмәт итеп, Ватан алдындагы конституцион бурычларын намус белән белән үтәгән ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Бу бәйрәм көнендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләренә, ветераннарына нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча йөкләнгән бурычларны хәл итүдә уңышлар телим!
Илдар Таҗетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia