Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең район мәгариф бүлеге «Коррупциягә – ЮК, дип әйт» дип исемләнгән квест-уен оештырды

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә күп илләрдә, шул исәптән Россиядә дә, хокук яклау иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге активлаша.

Алар өчен 9 декабрь -файдалы чаралар уздыру өчен яхшы сәбәп. Традиция буенча быел да район мәгариф бүлеге «Коррупциягә – ЮК, дип әйт» дип исемләнгән квест-уен оештырды. Быел чараны Балык Бистәсенең 1нче гимназиясендә үткәрделәр. Балык Бистәсе районы суды рәисе Евгений Рябин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Раил Галимов, муниципаль район Советы аппаратының юридик бүлеге начальнигы Эльвина Петрова, ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев махсус кунаклар һәм шул ук вакытта судьялар да булдылар. Чарада Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе, 2нче мәктәп укучылары һәм Агротехникум студентлары командалары катнашты. Уен башланыр алдыннан һәр команда коррупциягә карата үз фикерләрен җиткерде: 
Залина Галямова, Балык Бистәсе  2 нче мәктәбе укучысы: 
– Коррупция–хезмәт кешесенең шәхси максатларда үз урыныннан явызларча файдалануы ул. Коррупциягә каршы көрәшү һәм мондый чаралар бик мөһим. 
Варя Марасова, Балык Бистәсе 1нче гимназиясеннән: 
– Минем өчен коррупция даими, күңелсез нәтиҗәләргә китерә торган хокук бозу ул. 
Балык Бистәсенең 1нче гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Роза Горшкова, узган еллардагы кебек үк, квест-уенны алып баручы булды. Чара гади сораулар белән башланып китте һәм балаларга катлаулырак биремнәр бирелде. Жюри катнашучыларның җавапларын бәяләгән вакытта кунаклар һәм укучылар коррупция темасына видеороликлар карый алдылар. Квест-уен нәтиҗәләре буенча җиңүне Агротехник техникумның «Риск» командасы яулады. Барлык командаларга да уенда актив катнашканнары өчен бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса