Балык Бистәсендә «Милли кросс-2024» узды
21 сентябрьдә район үзәгендәге «Яшьлек» стадионында мәктәп укучылары, оешма, предприятие һәм авыл җирлекләре арасында ГТОнормалары бирү кысаларында «Милли кросс-2024» («Кросс нации-2024») узды.
Ул сентябрь аенда уздырыла. Анда илебезнең барлык төбәкләре дә катнаша. Бу актив ял итүне һәм хәрәкәт итүне өстен күрүчеләрнең, даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнүчеләрнең бәйрәме.
Ярышларны башлап җибәрү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт-туризм бүлеге башлыгы Алмаз Баһавиев һәм башкалар катнашты.
Чабышу ярышларын Рөстәм Гобәйдуллин җитәкчелегендәге «Балык Бистәсе яшь армиячеләре» отряды башлап җибәрде. Аннан стартка «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы каршында эшләп килүче «Сәламәт бул» клубына йөрүчеләр чыкты. Әлеге ханымнар бер үк вакытта «Көмеш волонтер» («Серебряный волонтер») хәрәкәтендә дә актив катнашалар.
Биредә шулай ук ГТО нормалары тапшыру өчен мәйданчыгы да эшләде. Аннан йөгерүгә яшьләре буенча төрле төркемдәге мәктәп укучылары чыкты. Ярышларны гаилә командалары тәмамлады.
Нияз Шәйдуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа