Балык Бистәсендә күргәннәрне атналар буена онытырлык түгел
Табигатькә сакчыл булыйк!
Балык Бистәсенең ямьле табигатен бер дә юкка ял йортлары белән тиңләмиләр. Чал Чулман елгасы буйлары гаиләң белән дөнья мәшәкатьләрен онытып рәхәтләнеп ял итү өчен менә дигән урын. Андагы җиләкле, гөмбәле аланнарны бүтән бер генә җирдә дә очратып булмастыр, мөгаен.
Тик бу юлы анда күргәннәрне атналар буена онытырлык түгел иде. Матурлыкны бетереп шәхси хуҗалыгыннан чыккан, кирәксезгә әйләнгән төзелеш материалларын, күп еллар дәвамында кулланышта булып яраксызга әйләнгән йорт җиһазларын китереп ташларга кайсысының башына килде икән? Югыйсә, кыр юлларыннан борма болыннарны урап, табигатьнең иң матур яшеллек үзәгенә китереп бушатканчы тигез, асфальт юлдан гына махсус полигонга илтеп түгүе күпкә уңайлырак.
Район үзәгендәге чүп түгү полигоны халыкка бушлай хезмәт күрсәтә югыйсә. Биредә халыктан барлык төр кирәксезгә әйләнгән чүп чиратсыз һәм тоткарлыксыз кабул ителә. Ул атна буена эшли, бары тик шимбә көнне генә көндезге сәгать икегә кадәр кабул итәләр. Атна буена аның капкасы иртәнге 8 дән кичке 17 сәгатькә кадәр ябылмый. Әлбәттә инде, бер сәгать төшке аш вакыты биредә эшләүчеләрне дә читләтеп үтми. Инде ахыр чиктә, соңга калып килгән очракта, капка янәшәсендә бушатсаң да ямьле табигать почмагындагы тирән яшел елганы чүпләү ише булмас иде. Чөнки аны күпме генә тырышсаң да тулысынча чистартып, тәртипкә китерү инде берничек тә мөмкин булмаячак.
Аннары, белгечләрнең әйтүләренә караганда, мондый кирәксезгә әйләнгән көнкүреш әйберләрен, пластик, полиэтилен калдыкларын, цемент капчыкларын, җимерелгән мебель, бакчабыздан чыккан агач ботакларын, яшелчә, җиләк-җимеш кисәкләрен, бәрәңге сабакларын кеше күзеннән яшереп күпме генә тирән балчык катламына яшерсәң дә аның бездән соңгы буын вәкилләре өчен зыяны әйтеп бетергесез күп булачак. Димәк, без бу начар гамәлебез белән бүген үз балаларыбызга, оныкларыбызга күрә торып зур зыян салабыз түгелме соң?
Инде бу хәл бүген үзен сиздерә башлады дип әйтергә тулы җирлек бар. Чөнки районыбызда әледән әле моңарчы сирәк күзәтелгән авырулар саны баш калкытуын башка берничек тә аклап та, аңлап та булмый. Болар хакында берәрсенең уйланганы булдымы икән? Юктыр, мөгаен, чөнки даими рәвештә карап, җыештырып тормасаң район үзәгенең бар почмакларында да әнә шундый коточкыч законсыз чүплекләр хасил булырга бик мөмкин. Кызганыч, бүгенгесе көнне мондый хәлдән тыелып тору хакында ни өчендер халкыбыз артык борчылмый. Югыйсә, мондый ук аянычлы хәлгә төшмәс идек.
Ә менә тиешсез урынга китереп ташланган чүп өчен зур күләмдә штраф турында кабат искәртеп үтү урынлы булыр.
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа