Балык Бистәсендә яшәүче Җамалиевлар гаиләсен зурладылар
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Республика Сабантуенда 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләделәр.
Гаилә елы кысаларында мондый тантана инде яхшы традициягә әверелде. Раиф Бәдретдин улы һәм Разифа Закиҗан кызы Җамалиевлар 51 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшиләр, ныклы гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге булып торалар.
Раиф Бәдретдин улы озак еллар Балык Бистәсе район газ хезмәтендә шофер булып эшли, Разифа Закиҗан кызы үзенең хезмәт эшчәнлеген тегүче булып башлый, соңрак район кинофикациясендә балалар методисты вазыйфасына күчә. Аннан үзен тулысынча гаиләсенә багышлый.
Җамалиевлар ул һәм кыз тәрбиялиләр, ә хәзер оныкларын тәрбияләүдә ярдәм итәләр. Озак еллар бергә яшәгән һәр гаиләгә мәхәббәт һәм хөрмәт саклый алганнары, үсеп килүче буынга биргән үрнәкләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Нык сәламәтлек, иминлек һәм тагын күп еллар бергә яшәү!
Автор Дарина Гыйлемханова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа