Балык Бистәсендә Яңа елның төп гүзәле – Чыршы ачылышы тантанасы узды
Район үзәгендәге мәйданда Яңа елның төп гүзәле – Чыршы ачылышы тантанасы узды.
Кыш бабай оныклары катнашындагы флешмоб, җыр-биюләргә бай тамашалар, Кыш бабай белән Кар кызы бу көнне бәйрәм киченең күрке булдылар. Бердәм тавыш белән дәшеп Чыршы утын кабызганнан соң район башлыгы Радик Ислямов балыкбистәлеләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, ил-көннәргә тынычлык, гаиләләргә иминлек, сәламәтлек теләде. Шулай ук ул төрле тармакларда район үсешенә зур өлеш керткән балыкбистәлеләргә Рәхмәт хатлары, Дипломнар тапшырды.
Татар эстрадасының якты йолдызы, якташыбыз Илгәрәйнең бәйрәм тантанасына килеп җырлары белән чыгыш ясавы кичәгә якты нур булып сибелде. Яшьләр, балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты, район мәдәният йорты һәм балалар иҗат үзәге оештырган күмәк уеннарда, чыршы тирәли әйлән-бәйләннәрдә актив катнашты. Суыктан туңарлык та түгел иде, чөнки янәшәдә Балык Бистәсе агротехникумы, Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе, үзәктәге “Мишутка” балалар бакчасы хезмәткәрләре һәркемне кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia