Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә беренче булып уракка керештеләр

“Логос” хуҗалыгы игенчеләре быел районда беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр.

Шиланка авылы янәшәсендәге 111  гектарлы көзге бодай җирендә бер-бер артлы дүрт “Класс” комбайннары ашлык суктыра. Игенчеләр Геннадий Андреев, Әгъзам Хисмәтов, Фәрит Гарәфетдинов, Алмаз Йосыпов эш барышыннан канәгать. Бүгенге көндә гектарыннан уртача 55 центнер уңыш  чыга. Быел алар алдында  11 мең гектар яңа уңыш ашлыгын суктырып алу бурычы тора. Мул уңышны ындырга ташуда транспортчылар Илгиз Зарипов, Алмаз Шәрәфиев, Рифкат Хисмәтов, Финат Яруллин өлгерлек күрсәтәләр.

Эшләр биредә шулай көйле дәвам итә.

 

 

Автор Идрис

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса